Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрне саклау буенча чаралар күреләме?

Кичә Казанда башкалабыз мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уздырылды. Анда шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан мәктәпләренең иминлеген хосусый сак ширкәтләре тәэмин итәчәк, әлеге...

Кичә Казанда башкалабыз мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уздырылды. Анда шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан мәктәпләренең иминлеген хосусый сак ширкәтләре тәэмин итәчәк, әлеге максатта ата-аналардан акча җыелмаячак, дип белдерде.
Мәгълүм булганча, әлеге борчулы мәсьәлә, май башында башкалабыздагы 175 нче мәктәптә фаҗига булганнан соң, хакимиятләребез алдында кабыргасы белән куелган иде. Сак чыгымнарын капларга тиешле акча республика һәм шәһәр бюджетыннан алыначак. Аерым алганда, моның өчен шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 116 миллион сум акча бүленгән. ТР мәгариф хезмәткәрләренең 20 август көнне Актанышта үткәрелгән республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  әлеге максатка 457,5 миллион сум акча бүленгәнлеген хәбәр иткән иде.
Республикада барлыгы 3595 мәгариф объекты бар. Әлеге объектларның барысын да заманча саклау системалары белән тәэмин итү өчен Татарстан Россия Мәгариф министрлыгына 5,4 миллиард сум акча бүлеп бирүләрен сорап гариза юллаган. Хәзерге вакытта мәгариф объектларын заманча ашыгыч хәбәр бирү, күзәтү җайланмалары, металл кысалар һәм металл ачыклагычлар белән җиһазландыру эше бара.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ