Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта дистанцион укытуның 1 нче көне

Иң чишелми торган проблеманың да ике чишү юлы була, диләр. Бу гыйбарә кайда ничек эшли торгандыр, әмма илебездә килеп туган бүгенге вазгыятьтә бик эшләми кебек. Бер-ике ай элек кенә безгә абстракт бул...

Иң чишелми торган проблеманың да ике чишү юлы була, диләр. Бу гыйбарә кайда ничек эшли торгандыр, әмма илебездә килеп туган бүгенге вазгыятьтә бик эшләми кебек. Бер-ике ай элек кенә безгә абстракт булып күренгән проблема ил алдына кабыргасы белән килеп басты. Таралып килүче вируска каршы ил җитәкчелеге кискен чаралар кулланып каршы торырга тырыша. Халык хуҗалыгының бөтен тармакларын астын өскә китерде бу коронавирус. Шул исәптән мин эшли торган мәгариф системасында да.

36 ел мәктәптә эшләп, беркайчан да дистанцион укыту проблемасы белән очрашкан юк иде. Һәр яңалык, бер яктан, куркыта да, икенче яктан, кызыктыра да. Шуңа күрә бу алым белән эшләргә икән дигәч, районыбыз укытучылары җиң сызганып эшкә кереште. Электрон белем бирү системасында һәр укытучы, үз фәне буенча факультативлар ачып, укучыларын шунда беркетте. Шулай ук төрле уку платформаларына теркәлү дә уздылар. Безнең мәктәп “Открытая школа”, “Учу.ру” платформаларын сайлады. Икенче шундый ук дублер төркемнәр WhatsApp-мессенджерында да төзелде. Без,укытучылар, укучылар өчен кулланылачак биремнәрне туплап куйдык. Укучылар да зур кызыксыну белән көттеләр бу көнне. Ни әйтсәң дә яңалык бит. Тик чынбарлыкта эш катлаулырак булып чыкты әле.



Иртәнге якта яхшы гына эшләсә дә, интернетның көче чикләнгән булып чыкты. Соңрак tdy.tatar га керү кыенлашты, факультативларга кертми башлады. Укытучылар ВК, Ват сап социаль челтәрләрен “эшкә” җиктеләр. Беренче коймак төерле була дигәндәй.... БДИ, ТЙА, ВПР ларга әзерлек чорында мондый укыту бик уңай булмаса да, алга таба укучыларыбыз да, без -укытучылар да остарырлар, шомарырлар әле бу эштә.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ