Логотип Магариф уку
Цитата:

Мария Голованова: «Конкурста катнашмаган очракта да, Сез безнең өчен иң яхшы укытучы»

Татарстанда «Ел укытучысы–2021» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Голованова Мари...

Татарстанда «Ел укытучысы–2021» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында абсолют җиңүче дип Казан шәһәре Мәскәү районының Ж.А. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Голованова Мария  танылды.
«Бүгенге чара бик мәртәбәле. Һөнәри бәйрәм генә түгел, республика бәйрәме дияр идем. Барлык мәгариф системасында эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Муниципаль районның, шәһәрнең, гомумән республиканың бүгенге торышы ул сезнең тәрбиягездән, фикерләрегездән, карашларыгыздан тора. Хөрмәтле коллегалар, бүгенге бәйрәм сезгә генә түгел, ул барлык әти-әниләргә дә, укучыларга да, сезнең өчен борчылган, җиңүегез өчен җан аткан коллегаларыгызга да багышлана. Сез барыгыз да җиңүчеләр», –  дип, теләкләрен җиткерде тантаналы чарада  ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Җиңүче Мария Голованова  хис-кичерешләре белән дә уртаклашты : «Мәктәптә эшли башлавыма 8 нче ел. Үземнең балаларым тугач кына мәктәпкә эшләргә килдем һәм бу һөнәргә тугры калачагымны аңладым. Минем укучыларым миңа: «Бармагыз конкурска, Сез безнең өчен иң яхшы укытучы», – диделәр. Бу сүзләрдән дә зур бүләк юк минем өчен».
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ