Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевнең «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе Әмир Мәҗитов музеенда ачыла.
«Алтайга дүрт мәртәбә барып кайттым. Шунда төшерелгән табигать күренешләрен кешеләргә күрсәтәсем килә. Илледән артык фоторәсем урнаштырдык», – ди шагыйрь.
Ачылу тантанасы 14 апрельгә билгеләнгән. Башлана 15 : 00 сәгатьтә. Тантанада беренче экскурсияне Марсель Галиев үзе үткәрәчәк.
Әмир Мәҗитов музееның адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 нче йорт.