Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә балалар өчен бәйрәм узды

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә балалар өчен «Рамазанны көткәндә» дигән зур чара узды. Биредә 500 ләп бала катнашты, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.     Бәйрәм...

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә балалар өчен «Рамазанны көткәндә» дигән зур чара узды. Биредә 500 ләп бала катнашты, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.    

Бәйрәм берьюлы берничә мәйданчыкта һәм берничә форматта узды. Балалар анимацион фильм карады, "Эзләнү" интеллектуаль уенында катнашты, мавыктыргыч квест аларга Аллаһ исемнәрен ятларга, намаз укырга һәм, әлбәттә, хәзинә табарга ярдәм итте. Программа балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән, аны әзерләүдә иң заманча белем бирү тенденцияләре кулланылган иде. Төп бурычыбыз яшь кунакларга ислам кыйммәтләрен һәм нигезләрен гади, аңлаешлы телдә җиткерүдән гыйбарәт булды, ди оештыручылар.

Чара барышында балалар киләсе Рамазанга дога-теләкләрен язды һәм бүләкләр алды. Моннан тыш, осталык дәресләре уздырылды, уенлы күңел ачу мәйданчыклары, фотозона һәм "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан "Игелек тартмасы" акциясе оештырылды. 

“Без кечкенә кунакларга Аллаһ йорты һәркемгә ачык, биредә һәркем тансык, нәкъ менә мәчеттә кеше сорауларына җавап таба, бу дөньяны аңлауга ирешә алуын җиткерергә тырыштык", - ди Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов.
Чараны РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү Мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Сафмар" хәйрия фонды оештырды. 

Фәния Лотфуллина


Фотолар: Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ