Рөстәм Миңнеханов: «Милләтебез өчен барысын да эшләргә риза»

Менә Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) сигезенче корылтае да узып китте. Татар конгрессы оешуның утыз еллыгына багышлап үткәрелгәнгә, колачлы һәм бәйрәм төсендә булды ул. Әле беркайчан да мондый җыеннарга 500 кунак, 1 мең делегат чакырганнары юк иде. Чараның дүрт көн дәвамында уздырылуы да илебезнең 77 төбәгеннән, 35 чит илдән җыелган милләттәшләребезгә изге Болгар җирен, Казанның истәлекле урыннарын мөмкин кадәр күбрәк күрсәтү максатыннан иде.

Корылтай үзе 1–2 август көннәрендә эшләде. Беренче көнне делегатлар һәм кунаклар 6 секциягә бүленеп эшләде. Секцияләрдә фикер алышу тәмамлангач, анда яңгыраган фикерләрне җыелган халыкка җиткерделәр. Икенче көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында корылтайның пленар утырышы уздырылды. БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, корылтайны ачып, халыкка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде. Корылтайга Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдовтан, Россиянең 44 төбәге җитәкчеләреннән дә тәбрикнамәләр килеп иреште.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев биш ел эчендә эшләнгән эшләргә хисап тоткач, делегатлар сүз алды. Әлбәттә, алдыбызда торган иң зур бурычларның берсе – милли мәгарифебезнең торышы. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Үзбәкстан татарлары һәм башкортлары Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин, Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевләр үз чыгышларында нәкъ менә милли мәгарифебезне игътибар үзәгенә алырга чакырды.  Тәгаен алганда, Ркаил Зәйдулла мәктәпләрдә югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытылмый, бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә генә тапшырып була, мондый вазгыятьтә туган телебезне саклап калу бик кыен, дип аһ орды. Гриф Хәйруллин, татар милли университеты ача алмадык, татар мәгариф челтәре юк, катнаш никахлар арта бара, дип ут йотты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боларга җавап итеп: “Бердәм булсак, көчле, куәтле булырбыз! Глобальләштерү чорында үз-үзебезне ничек тә саклап калу турында уйлыйбыз. Милләтебез, халкыбыз өчен без барысын да эшләргә риза”, – дип белдерде.

Корылтай эшендә милләтебезнең бик күп уңган, булган уллары һәм кызлары катнашты. Әйтик, Россия Герое Дамир Йосыпов илдәшләребезгә батыр очучы буларак мәгълүм. Без аңа күптән түгел генә “Гаилә һәм мәктәп” журналында чыккан, үзе турында язылган санны бүләк иттек. Түбән Новгород өлкәсендәге Пилнә районының Сафаҗәй авылыннан килгән колхоз рәисе Шамил Нуриманов, иртәгә хуҗалыгыбыз уракка төшә, дип җиткерде.

Рәшит МИНҺАҖ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.