Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли  кием милли рухны күтәрә аламы?

Соңгы елларда милли кием чын-чынлап модага керде. Сабан туе, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәребездә генә түгел, һәртөрле күләмле чараларга ир-егетләрнең  түбәтәй, каракүл бүрек, хатын-кызларыбызның калфак...

Соңгы елларда милли кием чын-чынлап модага керде. Сабан туе, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәребездә генә түгел, һәртөрле күләмле чараларга ир-егетләрнең  түбәтәй, каракүл бүрек, хатын-кызларыбызның калфак, камзул, изү, билбау, алка, чулпы кебек милли кием һәм бизәнү әйберләреннән килүен хәзер гадәти күренеш итеп кабул итәбез. Шөкер, соңгы елларда милли киемгә ил җитәкчелегенең дә игътибары артуы сизелә. Бу моданы башлап Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе кертеп җибәрде, дисәк тә дөрес буладыр.

ЭЛИТА РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВКА ИЯРӘ
Башка рәсми затлар арасында да милли колоритлы кием-салым киючеләрне хәзер еш очратырга туры килә. Республикабызның мәдәният министры Ирада Әюпованың  күп кенә чараларга милли киемнәрдән килүен күзәтәбез. Ир-егетләр арасында утыртма якалы костюмнар аеруча популяр. Рәсми затлардан ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе, этнограф, тарихчы Ренат Абяновны һәм башка рәсми затларны, җәмәгать эшлеклеләрен еш кына тар утыртма якалы костюмнан күрергә мөмкин. Бу исемлекне әле тагын дәвам итәргә булыр иде.

«Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән башка безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш. Ул үзебезнең гадәти киемебез булган», – дип сөйләгән иде берничә ел элек журналистларга Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта һәм, галстук тагуга караганда, утыртма якалы костюмны кулайрак күрүен әйтте. Аның әлеге образы  XX йөз башы татар зыялыларын хәтерләтте. Ул Тукай, Әмирханнар  стилен яңартты, дип һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Халык бу күренешне  бик җылы кабул итте.
Ә менә белгечләрнең  фикерләре нинди икән?
МИЛЛИ КИЕМ КИЮ – МИЛЛӘТЕҢНЕ ЯРАТУ

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре, этнограф Динә Гатина-Шәфикова:
– Мин, шәхсән, сәясәтчеләрнең XX гасыр башы модасын кабатлауларын хуплыйм. Бу – үзеңнең тамырларыңа кайту гына түгел, ә милләтеңә, аның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм ярату хисләрен дә аңлата. Мондый милли киемгә кызыксыну барлыкка килү куанычлы, әлбәттә. Әмма мин күп әйберләрне белеп бетермәү аркасында ялгышлыклар җибәрелүеннән һәм аларның гадәткә кереп китүеннән куркам. Шуңа да дизайнерларга, тегүчеләргә костюмнарның тарихын тирәнтен өйрәнеп эшләргә киңәш итәр идем.
Без төгәл итеп бары XVIII гасыр ахыры  – XIX гасыр башындагы киемнәр турында гына ачык сөйли алабыз. Аларны музейлардагы экспонантлар, визуаль чыганаклар аша тасвирларга мөмкин. Утыртма яка татар костюмнарында бик киң кулланылган. Аны шулай ук ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. XIX гасырда аның үрнәкләре күбрәк төрле йола чараларында, бәйрәмнәрдә киелә торган киемнәрдә сакланган. Ирләрнең туй өчен тегелгән күлмәкләрендә шундый якаларны күрәбез. Алар чигелгән, декоратив элементлар белән бизәлгән.
Гомумән алганда, утыртма яка төрки халыкларда гына түгел, башка халыкларда да бәйрәмнәрдә, гадәти тормышта да актив кулланыла. Традицион костюм комплексы турында сөйләшкәндә мәдәниятнең бер урында гына ябылып тормавын аңларга кирәк. Һәрвакытта да төрле халыклар арасында үзара бәйләнеш булган һәм булачак. Шуңа да бу күренешнең киемдә иң мөһим компонентларның берсе булуын онытмаска кирәк.
ТУКАЙ ЯКАСЫ

Дизайнер, модельер Ләйсән Хаҗиева:
– Утыртма яка төрки халыкларның киемнәрендә милли элемент булып тора. Ул, хәзерге кебек үк, ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә хас булган. Мода гел үзгәреп тора. Мәсәлән, VIII – IX гасырлардагы киенү рәвеше XIX гасырларныкыннан бик нык аерыла. Шулай да  борынгы киемнәрнең дә кайбер элементлары бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган. Югалып торганның шулай кабат әйләнеп кайтуы  тормышның күп өлкәләренә хас.
Әгәр без узган гасырлардагы мода турында сөйләшәбез икән, ирләр киеме булсынмы ул, хатын-кызларныкымы, ул чакта кием аша кешенең нинди милләттән булуын белә алганнар.Хәзер исә алай билгеләү бик кыен.
Утыртма якалы костюмга әйләнеп кайтсак, ул элеккеге камзул яки сюртукка охшаш: киң итеп тегелә, тәнгә сыланып тормый, озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс була. Заманчалаштырып әйтсәк– оверсайз. Хәзер аны кыскарак итеп тектерәләр. Чөнки мода шуны таләп итә. Әмма бер әйберне онытмаска кирәк, камзул, мөселманнар намаз укыганда уң куллары белән сулын каплаган кебек, уңнан сулга таба төймәләнгән. Хәзер исә ирләр киеме сулдан уңга таба каптырыла.

Бик еш кына бу костюмны Тукай киеменә охшаталар. Әйе, чынлап та, бу моданы күренекле шагыйребез яңадан кертеп җибәргән дип әйтергә мөмкин. Чынлыкта Тукайның алай затлы киенергә мөмкинлеге булмаган. Шулай да 1906 елда утыртма якалы костюмнар кия башлагач, ул аны бик яратып кабул иткән һәм һәрвакытта диярлек шундый киемнән йөргән. Шуңа да инде  XXI гасырда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов утыртма якалы костюм кия башлагач, барысы да аны Тукай якасы дип йөртә башлады.
Без һәрвакытта да лидерлар, танылган кешеләрдән үрнәк алабыз, аларга охшарга тырышабыз. 5–7 еллар элек утыртма якалы костюмнарга күбрәк дини кешеләр, имамнар заказ бирә иде. Алар нәкъ менә Тукайныкы кебек тегүебезне теләделәр. Әмма мода бер урында гына тормый. Озынлыгы кыскару  заман таләпләре – мода һәм җайлырак булуы белән бәйле. Әмма асылы барыбер үзгәрми.
Сәясәтчеләр арасында Рөстәм Миңнеханов, беренчеләрдән булып, шундый костюм тектереп киде. Шуңа да хәзер без мондый пиджакларны аның исеме белән бәйлибез. Әгәр миңа килеп, Рәиснеке кебек костюм кирәк дип әйтәләр икән, мин заказ бирүчегә нәрсә кирәген бик тиз аңлап алам.
Ә заказлар елдан-ел арта тора. Әле Рөстәм Миңнехановка охшатып киенүләр һаман да булачак. Чөнки элита һәрвакыт эзләнүдә һәм иярүдә. Ул мода буенча киенергә тырыша. Президентыбызныкы шикелле  чигүле яшькелт түбәтәйләрне сораучылар инде күп булды. Нәкъ аныкы кебекне кияселәре килә. Бу – безнең классика. Аны нигез итеп алырга һәм үзебезнең милли киемнәребез белән горурланырга тиешбез.
 
Бәяләренә килгәндә, анысы костюмның нинди тукымадан тегелүенә карый. Ясалма тукымалардан арзанрак, табигыйләрдән, әлбәттә, кыйммәтрәк булачак. Әмма хәзер ясалма тукымалар да бик кыйммәт йөри. Шуңа күрә бер костюм уртача 12–14 меңгә төшәчәк. Сәхнә киемнәрен арзанлырак тукымадан да тегәргә мөмкин, ә көне буе киеп йөри торган костюмның табигый, мәсәлән, мамык, йон яки җитен тукымадан булуы мәслихәт.  Әле бит пиджакны теккәндә, аның эчке ягына башка төрле материаллар да кирәк булачак. Шуңа кыйммәтлеләренең бәяләре 60–70 меңгә дә, 100 меңгә дә җитәргә мөмкин.
КИЕМНӘРДӘ  ТАТАР ХАЛКЫ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ АЗ

 
Рәссам-реконструктор, этнодизайнер, «Милли хәситә» берләшмәсе җитәкчесе Илдар Гатауллин:
– Татарларның киемендә күчмә халыклар, сәүдә элемтәләре һәм шул ук вакытта шәһәр мәдәнияте элементлары бергә кушылган. Казан татарлары һәрвакытта да матур һәм модалы киенергә яраткан. Татар костюмы турында инде XVIII  гасырда ук этнографлар һәм сәяхәтчеләрнең язганнары сакланып калган.
Костюмнарыбызны саклап калу һәм яңарту  эшен 2000  елларда башлап җибәрдек. Хәзер безнең юлны дәвам итүчеләр күп. Бик күп яңа осталар барлыкка килде, күптөрле күрсәтмә чаралар үткәрелде. Елына 150 ләп чара оештырырга тырышабыз. Киләчәктә дә милли костюмнарыбызны куллануны үстерергә уйлыйбыз. Хәзер этностильдә киенүчеләр күп. Үзем, мәсәлән, гел түбәтәй киеп йөрергә тырышам.
Утыртма якалы костюмнарга килгәндә, аларны әлегә  дәрәҗәле затлар кия. Татарстанда гына түгел, Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров та шундый пиджаклар кияргә ярата. Хәзер инде алар Европа стиленә охшатып тектерелә. Шулай да төп тамырлары  – төркиләрдән, шәрык илләреннән һәм Европадан  дип әйтергә мөмкин. Шуңа да заманча костюмнарда нәкъ менә татар халкы элементлары аз дияр идем.
 
 
КЕМГӘ  ИНГЛИЗ ЯКАСЫ, КЕМГӘ «МАНДАРИН»
  Шәхси эшмәкәр Алмаз Әхмәтҗанов:
– Әнием Рәшидә Әхмәтҗанова гомер буе тегүче булып эшләде, ирләр киеме текте. Башта ательеда хезмәт куйды, аннан 2000 елларда үз эшебезне ачтык. 2005 елда безгә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннән зур заказ килде. Ул имамнар өчен форма тегеп бирүебезне сорады. Бу – утыртма якалы, озын  кием. Аңа кадәр мондый костюмнарны җырчыларга, алып баручыларга теккәнебез бар иде. Күп кенә коллективларга шундый татар милли киемнәре әзерләдек.
Утыртма якалы костюмнар бездә генә уйлап табылмаган. Аның тарихы бик борынгыдан килә. Аны хәтта католик дине вәкилләрендә дә, үзебездә революциядән соңгы чорларда килгән җитәкчеләрдә, хәрбиләрдә дә очратырга мөмкин.
Бервакыт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бик кызыклы тарих сөйләгән иде. Элек пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиссәлам вакытында мөселманнар белән бергә христианнар да, яһүдиләр дә яшәгән. Алар һәрберсе үзенчә аерылып торган. Яһүдиләр муеннарында галстук кебек бәйләвеч йөрткән. Соңрак шуннан ачык якалы костюм һәм галстук килеп чыккан. Ә мөселманнар, аларга охшамас өчен, утыртма якалы киемнәрне сайлаган. Шулай итеп, ул модага кереп киткән. Башта Франциядә, аннары Англиядә киң кулланыла башлый. Шуңа да утыртма яканы хәзер инглизчә яка (английский воротник) дип йөртәбез. Кытайларда да мондый костюмнар бар. Ул «мандарин» дип атала. Аны югары катлам кешеләре генә кия ала. Шулай ук Һиндстанда, Пакистанда, Төркиядә дә андый төр киемнәрне яратып кияләр.
 
Әмма төрки халыкларның костюмнары башкаларныкыннан төймәләре күренми торган итеп тегелүе белән аерылып тора. Моны барысы да белеп тә бетерми һәм дөрес итеп эшли дә алмый. Андый осталарны табу кыен. Бездә тегүче ир-атлар  бик аз. Бу эш белән күбрәк хатын-кыз шөгыльләнә. Эшебез тукталмасын өчен, үзебез тегүчеләр әзерлибез. Үзем осталарны Төркиядән алып кайтып өйрәттерәм. Анда тегүчеләр дә яхшы, тукымалар да бик сыйфатлы.

Рәисебез Рөстәм Миңнеханов кия башлагач, мондый костюмнарга аеруча сорау зурайды. Бәяләр, әлбәттә, костюмның нинди тукымадан тегелүенә карый. Бездә уртача 15 меңнән башлана.
ТАТАР КОСТЮМЫН ТОРГЫЗУГА – БЕРЕНЧЕ АДЫМ

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе, этнограф, тарихчы Ренат Абянов:
– XX гасыр милли үзенчәлекләрнең чикләрен юып төшерде, дип әйтер идем. Ул кешенең үзен кайсы да булса милләт буларак тануында гына тукталып калмый, әкренләп башка өлкәләрдә дә бара.  XX гасыр башларында әле кием аша кешеләрнең кайсы милләткә караганын билгеләп булган. Хәзер исә бу  бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Шул рәвешле телләр дә юкка чыга. Күпсанлы милләтара никахлар һәм башка шундый күренешләр аркасында адәм баласының тышкы аерымлыклары кими һәм бөтенләй бетәргә дә мөмкин. Хәзерге вакытта кешеләргә үзләренең нинди мәдәнияткә карауларын төгәл әйтү кыенлаша бара. Әмма бу – милли үзаңы югары булган кешеләр өчен генә мөһим әйбер.
Минемчә, нәкъ менә фольклор костюмына түгел, ә көндәлек киеп йөри торган киемнәргә карата зәвык тудыруның әһәмияте зур. Хәзер Татарстан Рәисе, хөкүмәт вәкилләре һәм татар мәдәнияте эшлеклеләре киеп йөри торган бу утыртма якалы костюм безне шушы кием ярдәмендә Россия империясендә аерып торган татар зыялылары, татар сәүдәгәрләре чорына алып кайта. Менә бүген дә бу актуаль костюм, кабатлыйм фольклор түгел, ә нәкъ менә заманча стильдәге костюм  безнең теге яки бу өлкәгә каравыбызны күрсәтә.
Татарстан Рәисенең мондый киемнән йөрүе, татарстанлылар өчен генә түгел, ә республикадан читтә яшәүче барлык татарлар өчен дә үрнәк булып тора. Бүген, мәсәлән, эшмәкәрләр, фән һәм сәнгать кешеләре бу костюмны рәхәтләнеп кия һәм шуның белән милли мәдәниятнең өстенлеген күрсәтә алалар. Республика лидерларында мондый киемне күрү традицион костюмны саклауда уңай күренеш буларак кабул итәргә кирәк. Ул берләштерә, милли традицияләрне, мирасны сакларга булыша. Киләсе адым, әлбәттә, хатын-кызлар костюмы булачак. Ул үзенә ислам традициясенә хас кайбер элементларны берләштерә.
Кыскасы, традицион татар костюмын торгызуга беренче адым ясалды. Ләкин аның үзенчәлекләрен югалтмыйча, төрле элементларны урынлы, белеп, бик сак кулланырга кирәк. Ул танылган һәм тарихта тамырланган булса иде. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Фотолар rais.tatarstan.ru сайтыннан һәм шәхси архивлардан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ