Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгарифкә нигез салучыны зурладык

Бүген – Васил аганың туган көне, олы юбилее. Мин аның шәхсән үзен, хатыны Тихния ханымны һәм юбилярыбызның шул чорда эшләгән урынбасарларын, бүлек мөдирләрен үзебезнең Мәгариф министрлыгына чакырып ко...

Бүген – Васил аганың туган көне, олы юбилее. Мин аның шәхсән үзен, хатыны Тихния ханымны һәм юбилярыбызның шул чорда эшләгән урынбасарларын, бүлек мөдирләрен үзебезнең Мәгариф министрлыгына чакырып котладым. Васил ага болай зурлап котлауларга бик лаек.

Шактый катлаулы чорда – 1990-1997 елларда Татарстан Республикасы мәгариф министры булып эшләгән кеше ул. Әйтергә кирәк, милли мәгарифкә нигез салучы, аны аякка бастыручы, ныклы нигезен булдыручы, барча каршылыкларны җиңүче, алга таба өндәүче Васил Габдулла улы булды.
Шуңа күрә без – хәзер эшләүчеләр алар салган, булдырганны җимермичә, вакытында әзрәк үзгәрешләр кертеп  дәвам итәргә тиешле кешеләр. Тик барысы да барып чыкмый, дөньялар үзгәреп тора.

Шуңа карамастан безнең өчен бу аксакаллар – үрнәк шәхесләр. Мин Васил аганы бик нык хөрмәт итәм. Шәхсән мин үзем Васил Габдулла улы мәгариф министры булып эшләгән вакытта Казанга күчеп килгән, ул – гимназиягә эшкә җибәргән кеше. Әгәр без тормышта нәрсәгә дә булса ирешкәнбез икән, бу казанышларда шушы остазларыбызның әһәмияте зур. Без аларга бүген Татарстан Мәгариф министрлыгының мактаулы остаз дигән медален тапшырдык. Алар моңа бик лаек.
Бүген Васил ага гомер бәйрәмен милләтебезнең мөхтәрәм улы буларак каршы ала. Ул –   мәгариф өлкәсенең һәр юнәлешендә, белем һәм тәрбия бирүдә гомере буе өлеш керткән күренекле мөгаллим, оста оештыручы, тәҗрибәле җитәкче. Аның татар халкы язмышы өчен янып-көеп яшәве милләттәшләребез өчен һәрвакыт өлге булачак.
Илсур ҺАДИУЛЛИН,
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ