Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли музейда Нәҗип Җиһанов белән бәйле кинохроника тәкъдим ителәчәк

15 гыйнварда 12.00 – 15.00 сәгатьтә композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Нәҗип Җиһановның 112 еллыгы уңаеннан Татарстан Милли музеенда искә алу чарасы оештырыла.Бу көнне...

15 гыйнварда 12.00 – 15.00 сәгатьтә композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Нәҗип Җиһановның 112 еллыгы уңаеннан Татарстан Милли музеенда искә алу чарасы оештырыла.
Бу көнне ТР Милли музееның конференц-залында (Казан, Кремль ур., 2) Казан консерваториясе чыгарылыш укучылары һәм студентлары башкаруындагы Җиһановның әсәрләрен тыңларга мөмкин булачак.

Шулай ук килгән кунакларга 1960 елларда төшерелгән уникаль кинохроника тәкъдим ителәчәк. Видеоязмада Нәҗип Җиһановны күреп, аның тавышын ишетергә була. Моннан тыш, композитор Нәҗип Җиһанов музееның мемориаль коллекциясе экспонатлары белән дә таныша алачаклар.

Фәния Лотфуллина


Фото: tatmuseum.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ