Милли телләр язмышын кайгыртып

Татарстанда 173 төрле миллләт вәкиле яши, дибез. Билгеле, һәркайсы үз туган телендә сөйләшергә хокуклы. Тик соңгы вакытта алып барылган сәясәт аркасында милли телләрнең кысылуы килеп туды, ахыр чиктә аларның юкка чыгу куркынычы килеп туды. ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның кимендә 70 проценты ул телдә сөйләшми икән, бу тел югала торган телләргә исәбенә керә икән. Милли телләрне  юкка чыгару сәясәте хәзергедәй тизлектә барса, татар теленә дә Гаяз Исхакый искәрткән 200 елдан соң инкыйразны да көтеп ятасы булмас. Менә шуңа күрә дә, милли телләр проблемасы, аларның киләчәк язмышы мөгаллимнәрне дә, фән эшлеклеләрен дә, киң җәмәгатьчелекне борчымый кала алмый. Бигрәк тә бу көннәрдә –Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән елның финишына аяк баскан баскан мәлдә. Киләсе ел тугыз елга исәпләнгән «Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының төгәлләнү, аңа нәтиҗәләр ясау, аның киләчәк язмышын билгеләү елы да. Шуларны күздә тотып, бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать  институты инициативасы белән «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференция эшендә катнашучыларга Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр, милләр телләр проблемаларына, аларны хәл итү мөһимлегенә басым ясадылар.

Бүгенге конференциянең пленар һәм өч секция утырышында сиксәнгә якын фәнни доклад тыңланды. Әлеге чыгышларда Россиядә һәм якын чит илләрдә тел ситуациясе, Россиянең дәүләт телен, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү барышын фәнни һәм фәнни-методик яктан тәэмин итү, туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча белем бирү траекторияләре  аеруча калку чагылыш тапты. Шәхсән үземә Татарстан Контитуцион судының аппарат җитәкчесе Әнәс Нуриевның «Суд эшләрендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен куллану мөмкинлекләре», Бишкектагы Халыкара университет проректоры Йолдыз Омурзакованың «Кыргызстанда тел ситуациясе», М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Нәсиповның тирән эчтәлекле чыгышлары игътибарымны җәлеп итте.

Инде чамалагансыздыр, конференция халыкара статуста булганлыктан, аның пленар һәм секция утырышларында Казахстан. Кыргызстан, Якутия, Карачай-Черкес, Бурятия, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Мари-Эль Республикаларының милли телләр язмышына битараф булмаган галимнәре, педагоглары докладлары тыңланды. Әлбәттә, чыгыш ясаучыларның үзбезнең Татарстаннан иде. Бер сүз белән әйткәндә, Бу конференция милли телләрне саклау һәм үстерүнең нәтиҗәле чараларын эзләү юлында якты бер маяк миссиясен үтәсен иде.

               Таһир САБИРҖАНОВ
              Альберт САБИР фотолары

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.