Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин ничек вегетариан булдым?

Мин кечкенәдән сәламәтлек белән бәйле сорауларга җавап табарга тырыштым. Берәр кешенең башы яки башка бер җире авыртуына зарлануын ишетүгә, чир, авырту ни сәбәпле барлыкка килә икән дигән сорау туып т...

Мин кечкенәдән сәламәтлек белән бәйле сорауларга җавап табарга тырыштым. Берәр кешенең башы яки башка бер җире авыртуына зарлануын ишетүгә, чир, авырту ни сәбәпле барлыкка килә икән дигән сорау туып торды миндә.
 Хәлиткеч очрашу
Мәктәпне тәмамлауга, Казан медицина көллиятенең фельдшерлык бүлегенә укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, һөнәри эшчәнлегемне Казан шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә башлап җибәрдем. Фельдшер булып эшләгән чорда күп төрле чирлеләр, кайгылы хәлләр, авыр очраклар белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Бригадада тәүлек дәвамында төрле белгечлектәге табиблар белән эшли идем. Шулай бервакыт мине терапевт белән рейска куйдылар. Үзен бик тыныч тотуы, авыруларга җылы мөнәсәбәте, тормышка позитив карашы белән башкалардан аерылып тора иде ул. Аралаша башлагач, үзенең 20 ел итле ризык-
ларны кабып та карамавы турында әйтеп салды ул. Мин шок хәлендә калгандай булдым. Башымда «Ни өчен?», «Нигә? Ничек?», «Алай яшәү мөмкин түгел. Сәерлек, наданлык, үз-үзеңне хөрмәт итмәүме бу!?» кебек сораулар яңгырап узды. Көллияттә укыган вакытта башта оялап өлгергән сәламәтлеккә бәйле күп кенә теоретик аңлатмалар, белемнәр чәлпәрәмә килгәндәй булды. Алай да аркадашыма сер бирергә ярамый иде.
Аның фикерен үз ягыма авыштыру өчен, тиз генә башымда план кора башладым. Табиб ханымны дөрес булмаган сүзләреннән, уйдырма кебек тоелган фикерләреннән ничек булса да кире кайтарырга тырышып карадым. Әмма ул анатомия, физиология фәннәреннән кеше сәламәтлеге турында ачык дәлилләр китерде. Үзенең авыруларга бирешмәвен, вегетариан туклануга күчкәннән бирле дарулар кулланмавын, халык медицинасын кулайрак күрүен әйтте. Итнең алыштыргысыз файдасы, организмга кирәкле матдәләр чыганагы булуы турында ничек кенә сукалап карасам да, аны үз фикереннән кире кайтара алмадым. Шул чакта үземнең көчсезлегемне сиздем, бу «бәхәс»тә мин җиңелүгә дучар булдым.
Гаиләдәге каршылык
Гомеремдә беренче тапкыр башкаларга охшамаган шундый кеше белән аралашу миндә аңлатып булмаслык тойгылар калдырды. Озак еллар «йокыга» талган баш мие күзәнәкләре тетрәнү кичерде.
Шул көннән башлап мин вегетарианлык, аюрведа, гомеопатия темалары белән күбрәк кызыксына башладым. Әлеге юнәлешне алга куйган китапларны йотлыгып укыдым. Вадим Зеланд, Арнольд Эрет, Поль Брэгг хезмәтләрен өйрәндем. Дөрес туклану темасын яктырткан фильмнар карадым. Шулай итеп, итнең «файдасы»на карата мөнәсәбәтем үзгәрә төшкәнен сизми дә калганмын. Ниһаять, кышның матур бер көнендә алган барлык мәгълүматларны эшкә җигәргә булдым: Аллаһка тапшырып, вегетарианча туклану юлына бастым. Һәм ялгышмадым!
Аңлы рәвештә ясаган бу адымымны ялган белән бәйлисем килмәү сәбәпле, иң беренче вегетариан ризыкларын гына ашап яши башлау ысулына күчүем турында әти-әнигә әйттем. Бу хәбәрнең җиңел кабул ителмәячәген, мондый адымга баруымны өнәмәячәкләрен аңлый идем. Чөнки татар халкының туклану культурасы башкача: гасырлар буе үз позициясен бирмичә, татар кухнясының югары
баскычында төп ингредиент – ит һәм камыр ризык-
лары табын түрендә горур басып торуын дәвам итә. Җәмгыятьтә кеше яшелчә-җимеш, үсемлекләр белән генә туклана алмый, организмга зыян килә дигән фикер хәзер дә яшәп килә. Бу аксиома булып тора, чөнки халык авырдан эшкәртелә торган ризыкларга күнеккән.
Яңача яшәү рәвешенә күчү өчен әзерлек кирәк. Беренче адымны ясау беркемгә дә җиңел бирелми. Кайбер очракта, киресенчә, организмга зыян да китерергә мөмкин.
Туганнар, төрле ысуллар белән мине «туры юлга» кайтарырга тырышып карасалар да, максатларына ирешә алмадылар. Талпынышларының нәтиҗәле булмаячагын еллар узгач кына аңладылар һәм минем бу төр яшәешемне кабул иттеләр. Ул вакыйгаларга да 14 ел вакыт узган икән инде.
Ә миндәге үзгәрешләр бары тик уңай нәтиҗәләргә генә китерде. Сәламәтлек буенча булган берничә проблемадан арындым. Баш, ашказаны авыртулары бетте, дару эчүләремне туктаттым. Хәтта фикерләү сәләте дә башка юнәлеш алды. Туклану режимымда үсемлек ризыкларына өстенлек бирү миңа энергия өстәде, эшчәнлегемне арттырды. Шулай ук рациондагы үзгәрешләр тире торышын сизелерлек яхшыртты, чәчләремне ныгытты.
Тәнемдә ниндидер җиңеллек барлыкка килде. Бу төр туклану организмны күпкә чистарак тотуны тәэмин итүенә үз тәҗрибәмдә инандым. Үземне яхшырак хис итә башладым. Әйтеп киткән үзгәреш-
ләр мине сөендерде һәм алга барырга көч бирде.
Ә әйләнә-тирәмдә булган кешеләргә килгәндә, аңлаучыларга караганда, «акыл» өйрәтергә теләүчеләр күбрәк иде. Башлангыч этапта тәнкыйть сүзләрен ишетү авыр булса да, кәефемне төшермичә, алга атладым.
Хәзер инде мин бу өлкәдә озын юл үткән, байтак кына тәҗрибә туплаган кеше буларак, вегетариан туклануга тискәре карашта булучыларга, начар фикер йөртүчеләргә елмаеп кына карыйм. Һәр кешенең дә үз фикере, сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйм мин.
Файдасы күп, белегез!
Тормышка карашым үзгәрә башлагач, дини чыганакларга да күз төшерә башладым. Кайбер дөнья галимнәренең психология, эзотерика китапларында урын алган сүзләре дә сайлаган юлымнан туры атлап барырга миңа көч өстәде. Организм күзәнәкләренең халәте яшәү рәвешенең йогынтысы астында зур үзгәрешләр кичерә икән. Һәм бу кешенең сәламәтлегендә, аерым алганда, аның төп органнары һәм системалары эшчәнлегендә чагылыш таба. Кешенең нинди ризык куллануына, аның нинди шартларда яшәвенә, зарарлы гадәтләренә карап, күзәнәкләрнең вибрациясе һәрвакыт үзгәреп тора икән.
Статистика мәгълүматларына караганда, дөнья буенча вегетариан дип атарга мөмкин булган халыкның өлеше 30 процентны тәшкил итә икән. Киләчәктә мондый туклану төре тагын да киң масштаблар алачагына ышанып калам.
Туклануга килгәндә, көндәлек рационымны яшелчә-җимеш, боткалар, салатлар, вегетариан ашлар, соклар, эшкәртелмәгән үсемлек майлары, чикләвек, аз күләмдә эремчек, сыр һ.б. тәшкил итә. Яраткан ризыкларым – брокколи кәбестәсе, фасоль, кедр, әстерхан чикләвеге, борай боткасы. Шулай ук көненә 1,5 литр кайнатылмаган чишмә суы эчүгә дә әһәмият бирәм. Тән күзәнәкләремнең авыр эшкәртелә торган казылык, ит, «пластмас» фаст-фудлар, зарарлы чипсалардан түгел, ә хуш исле, тәмле алма-хөрмәләр, сусыл әфлисуннар, татлы җәннәт җимеш-
ләреннән торуын телим. Күбрәк хәрәкәттә булырга тырышам. Фитнес залларында шөгыльләнмәсәм дә, саф һавада көненә кимендә 6-7 чакрым җәяү йөрү –
минем принцибым. Вегетаринлыкка күчү миңа ниндидер яңа сулыш өрде, баш миендә утырган күп чикләүләрне юкка чыгарырга ярдәм итте. Сер итеп кенә әйтәм: вегетарианнар яшьтәшләренә караганда күпкә яшьрәк күренә. Аларда картаю процессы бик акрын бара.
 
Вегетариан ризык
куллануның нинди файдалы
яклары бар соң?
 
организм еллар буе тупланган токсиннардан, агулы матдәләрдән чистарына;
 
табигый туклану кешегә рухи яктан үсәргә ярдәм итә, ә ит кешенең рухи үсешен тоткарлый.
 
вегетарианлык күп кенә авыруларны, мәсәлән онкологияне, шикәр диабетын яки югары артериаль кан басымын булдырмауга ярдәм итә.
 
үсемлек аксымнарының файдасы күбрәк, чөнки алар организм тарафыннан тулысынча диярлек үзләштерелә.
Гөлнара МOCТАФИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ