Министрга сорауларыгыз әзерме?

2021 елның 28 августында VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы була: Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов туры эфирда укучыларның ата-аналары сорауларына җавап бирәчәк.

Аралашу илнең төрле төбәкләреннән кергән диалог форматында узачак. Туры эфирны онлайн-трансляция кысаларында күзәтергә мөмкин булачак.

Министрга сорауны 2021 елның 20 августына кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, сораулар җыю өчен махсус биттә бирергә мөмкин.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
ФотоТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.