Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп директорлары Толстой музеенда хозурланды

Башкаланың  “Кояшкай”  балалар бакчасына  28 июнь иртәсендә  Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды делегатларыннан бер төркем кунаклар килеп төште. Кунакла...

Башкаланың  “Кояшкай”  балалар бакчасына  28 июнь иртәсендә  Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды делегатларыннан бер төркем кунаклар килеп төште. Кунакларның да кәттәләре – республиканың татар телендә белем бирүче гомуми белем оешмалары директорлары! Барлыгы аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл  йөзәү.  Әлбәттә, юктан гына түгел, Идел буе районындагы әлеге  балалар бакчасы үзе дә  татар телендә мәктәпкәчә тәрбия һәм белем  муниципаль бюджет учреждениесе ич.   Мәктәп директорлары исә бирегә  республикабыздагы белем һәм тәрбия бирүче учреждениеләр белән идарә иткән  яңа буын җитәкчеләренең заманча эшләү алымнары белән якыннан  танышырга килгәннәр.  
     
 Имәнлек урамындагы 130 нчы “Кояшкай” татар балалар бакчасы  без моңа кадәр  күреп ияләшкән  сабыйлар тәрбияләүче йортларга һич тә охшамаган.  Үзенең тыныч, аулак почмакта  урнашуы, әйләнеп чыга алмаслык зурлыгы,   калай флаг беркетелгән очлы түбәләре,  тимер рәшәткә белән тотып алынуы һәм бизәкле капкасы белән ул ерактан ук әкияттә генә  була торган рыцарьлар замогын хәтерләтә иде. Соңыннан белдек: аның күләме 6623 квадрат метр тәшкил итсә дә, бирегә 220 сабый гына йөри, тагын шуның хәтле сабыйны үзенә сыендыра ала икән. Әкият йортына охшаган әлеге  нәнүсләр сарае   Татарстан хөкүмәтенең  2010 елда “Бәләкәч” программасы буенча төзегән тәүге балалар бакчасы булган. Эченә керсәң, аның компьютер  әмеренә буйсынган заманча җиһазларына, балалар кулы белән эшләнгән  әкият курчакларына, рәсемнәренә сокланып йөри-йөри, чыгу ишеген дә табалмый  йөрүең бар. Балалар бакчасы турында кунакларга беренче  сүзне  мәктәп җитәкчеләренә  аның директоры Роксана Рамил кызы Хәйруллина җиткерде.

-Бакчадагы һәр юнәлеш яшь  белгечләр кулында, - диде ул. – Менә каршыгызда карате буенча  шактый тәҗрибә туплаган кызыбыз Алсу Ибраһимова. – Ул – 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге сабыйларны шушы көрәш төренә өйрәтә. Карате бит ул сугыш төре түгел, ә көндәшне фикер белән ихтыяр көчен бергә туплап оту ысулы. Балаларга Алсу җитез генә ниндидер команда бирә һәм алар шунда ук бер максатка тупланалар. Көрәшнең өстенлеге  әнә шул бер ноктага туплана белүдә. Ә шахмат уенының каратедан аермасы нидә? Шул ук фикерләү һәм бер максатка – көндәшне отуда өстенлекле позиция алуда. Шахмат түгәрәген биредә спорт остасы Гүзәлия Газизова алып бара. Аның янында сез гел бакчаның зирәк кызларын һәм малайларын күрерсез. Ә менә балаларны татарча сөйләшү өчен телләрен күнектерү өстендә бездә бик уңган белгеч,  татар теле кабинеты  тәрбиячесе Алинә Галәветдинова эшли.

-Телне өйрәнүдә кулдан килгән барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланабыз, - диде безгә тәрбияче. – Җырлыйбыз да, шигырьләр дә сөйлибез, хәтта театрлар да куябыз. Бу чаралар сабыйларны сөйләштерергә өйрәтеп кенә калмый, аларны туган телне яратырга да өйрәтә. Менә хикмәт кайда. Бу, мөгаен, заманында ата-аналарның балаларына  биреп җиткермәгән  тәрбияседер.

Бакча белән танышып йөргәндә, директорлар белән дә аралашып алдым.  Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия директоры, журналыбызның күптәнге дусты Линар Зиннәтуллинны да очраттым.
- Быел, бәхетебезгә,  грант отарга насыйп булды. Шуның акчасына сәламәтлекләре чикләнгән сабыйлар шөгыльләнә торган  тренажерлар залына  бик тә кирәкле җиһазлар сатып алдык. Аннары  туган авылымда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл торгызуда үземнең  көчемнән килгәнчә булыштым. Менә шулай гел кайнап эшләргә яратам. Буаның географиясенә багышланган китабым дөнья күрде. Мин бит гимназиядә  география укытам үзем дә. Балаларга, укытучыларга, якташларыма  ярдәмем, истәлегем булсен бер.

Зәй шәһәренең Ринат Фәрдиев исемендәге  гимназия директоры Рафаил Хәсәншин дә  үзенең тынгысыз хезмәте турында сөйләп алды.
-Без ялга чыксак та, әгәр берәр ерак курортка китмәсәк,  тыныч ял итә алмыйбыз. Үзебездән үзебез мәктәпкә килеп чыгабыз. Менә ремонт башлаган идек. Әмма минем җанымдагы икенче “мин” мине ялга еракка җибәрми. “Үзең юкта тиешенчә эшләмәсләр,”- дигән уй кулымнан тотып тора. Кая ул Кырым яры турында хыялланулар! Башкача була алмыйбыз инде без, җаныбыз белән мәктәпнеке.
Балалар көче белән әзерләнгән концерт караганнан  соң,  кунаклар хуҗаларга рәхмәт әйтеп,  сәфәрләрен дәвам итте. Алда аларны Япеев урамындагы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче  39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе көтә иде.  Кунакларның бәхете бар: 39 нчы мәктәп янәшәдәге  русның бөек язучысы  Л.Н. Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәге белән бәйле булып чыкты.

 Лев Толстой эзләре калган урында булу  укытучылар күңелендә  тирән эз калдыргандыр дип әйтәсе килә. 13 яшьлек Толстой бирегә Мәскәүдән, 1841 елда абыйлары һәм сеңлесе белән, бер-бер артлы әти-әнисе вафат булу сәбәпле, Пелагея Ильинична  һәм Владимир Иванович Юшковлар  тәрбиясендә яшәргә күчеп килә. Графиня  Пелагея Ильинична -  Казан губернаторы Илья Андреевич Толстойның кызы була. Кечкенә Лёваның әтисе Николай Ильичның сеңлесе.  Толстой бу утарда  1845 елга кадәр яши. Еллар узгач, ул бу утарның аскы катында, острог каршында торуларын язып үтә. Шунысы кызык: язучы сурәтләгән урыннар (әйтик, “острог” дигәне)  хәзергә кадәр үзгәрешсез, үз ролен башкара. 2015 елда әлеге бинага ремонт башлангач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Толстой утарын язучы тасфирлаганча яңартырга күрсәтмә бирә. Ишегалдында шул чорда үскән ак сирень, роза чәчәкләре түтәлләре, алмагач һәм груша  бакчасы Президент әйткәнчә  торгызыла.  Йорт интерьеры да, язучының автобиографик әсәпләрендәгечә, шул заман җиһазлары, китаплары белән бизәлә. Ишегалдындагы иркенлек  биредә Толстой чорына кагылышлы тематик кичәләр, концертлар, күргәзмәләр уздырырга мөмкинлек бирә.  Лев Николаевич заманында: “Һәм тәрбия, һәм мәгърифәт бер-берсеннән аерылгысыз.  Белем бирмичә тәрбияләү мөмкин түгел. Һәртөрле белем тәрбия аша  йогынты ясый,” – дип язган.   Йә, кайсыгыз  язучының халык әйтеме булып әверелгән әлеге сүзләренә каршы ни дә булса белдерә ала? Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әлеге музей-мәгариф үзәгеннән  үзләренә байтак рухи азык алганнардыр, дип әйтәсе килә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ