«Моңлы саз чыңнары» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле
Мөхтәрәм укучыларыбыз! Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» конкурсы тәмам. Әлеге сыйныфтан тыш сәхнәләштерелгән чаралар һәм дәрес эшкәртмәләре, Т...
Мөхтәрәм укучыларыбыз! Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» конкурсы тәмам. Әлеге сыйныфтан тыш сәхнәләштерелгән чаралар һәм дәрес эшкәртмәләре, Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар ярышына жюри әгъзалары, хөрмәтле әдипләребез – Равил Фәйзуллин, Вахит Имамов белән бергәләп йомгак ясадык.
– Конкурска байтак эш килде. Әлбәттә, һәр эш, һәр язма күп көч куеп эшләнгән. Алар башлангычларны, урта һәм югары сыйны--------ф укучыларын да колачлаган. Һәр укытучы үзенә яңалык тоелган хәл-вакыйгага тукталган. Тукай тормышын болай да яхшы беләбез кебек. Инде шагыйрьнең 135 еллыгын билгеләп үттек. Шул сәбәпле катнашучылар әллә ни яңалык таба алмаган. Шулай да бер хәл: Тукай шигырьләренең урысчага тәрҗемә ителеп басыла башлау тарихы безгә шактый кызыклы, гыйбрәтле тоелды. Бер караганда сәер: бу эшне жандармерия башлаган икән. Тукайдан шикләнгәннәр. Шуңа күрә дәүләткә, рәсми сәясәткә нинди дәрәҗәдә зыян китерә икән дип, махсус заказ белән, берничә дистә шигырен урысчага тәрҗемә иттергәннәр. Күрәсең, тәрҗемәчеләр бик һәвәс кешеләр булган, бәлкем, эшебез эзсез калмасын дип тә уйлаганнардыр, ул шигырьләрне матбугатта, журналларда бастырып чыгарганнар. Тукайны рус укучысына таныту менә шушылай үзеннән үзе килеп чыккан. Укучыларны шагыйрь иҗаты белән таныштырганда, әлеге кызыклы фактка Актаныш районының Пучы урта мәктәбеннән тарих укытучысы Гөлшат Шәрипова туктала. Бу мөгаллимә мәдәниятебез тарихын да яхшы белә, димәк. Безнеңчә, әлеге хезмәт эчтәлеге, Тукай тормышын, иҗатын киң колачларга тырышуы белән аерылып тора.
Башка хезмәтләрдә Пучы авылы укытучысы тапкан кебек яңалык булмаса да, шактый хезмәт куелган берничә хезмәтне билгеләп үтәргә мөмкин. Кайбыч районының Иске Чәчкаб төп белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Хәсәнованың «Милләтемнең асыл улы», Казан шәһәренең Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Сәмигуллинаның «Тукайга хатлар...», Мамадыш районының Көек-Ерыкса урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Низамованың «Эш беткәч уйнарга ярый» дип аталган эшләре – мактап телгә алырдай хезмәтләр.
Шулай итеп, конкурсның I, II һәм III дәрәҗә Дипломнарына Гөлшат Шәрипова, Эльмира Хәсәнова һәм Ләйсән Сәмигуллина лаек дип табылды. Җиңүчеләргә «Мәгариф» журналы редакциясе сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Гомумән, безнең «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары мондый чараларны еш уздыра. Әйтик, «Авыл укытучысы» дигән конкурс ничәмә ел дәвам итә. Мәктәпләрдәге эшне активлаштыруга, яхшыртуга, туган телебезне саклауга ярдәм итми калмас дип уздырылган гамәлләр болар. Конкурс таләпләренә җавап бирергә тырышып, хезмәтләрен редакциягә юллаган авторларга рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар телибез.

Комментарийлар