Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачакбыз

25 августта  Россиядә һәм Республика күләмендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла. 1944 елның 25 августында   Плетцензее төрмәсендә,...

25 августта  Россиядә һәм Республика күләмендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла. 1944 елның 25 августында   Плетцензее төрмәсендә, Германия  Империясе судының карары белән, татар халкының  каһарман  уллары Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим (Галләнур) Бохаровларны   җәзалап үтерәләр.
Бу  көнне искә алуга багышланган шәһәркүләм тантаналы чаралар 12.00 сәгатьтә  1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле һәм аның көрәштәшләре истәлегенә куелган  барельефларга чәчәкләр салу белән башланып китәчәк.
18.00  сәгатьтә  тамашачылар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт  залында  Муса Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм музыка” халыкара музыка һәм шигърият фестиваленең  I һәм  II дәрәҗә лауреатлары концертын тамаша кылачак.
Казанда, шагыйрьне фронтка озаткан йортта, ягъни Муса Җәлил музей-фатирында каһарман-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныгының кызы Елизавета Малышева белән очрашу узачак. Чарада шулай ук Муса Җәлилнең кызына багышлап язган шигырьләре яңгыраячак. Чулпан Мусеевна үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашачак.  Җәлилчеләрне  искә алу кичәсендә «Апуш» балалар театры һәм  Кәрим Тинчурин исемендәге  Татар дәүләт  драма һәм  комедия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика  премиясе лауреаты Артем Пискунов та катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ