Логотип Магариф уку
Цитата:

Нурлатта телебез язмышы ни хәлдә? (Анонс)

Туган тел – милләтнең төп билгеләренең берсе, милли яшәешнең төп шарты. Әгәр дә бала туган көненнән башлап гомере буенча ана теле дөньясында булмаса, аның белән бергә яши алмаса, бу әһәмиятле милли сы...

Туган тел – милләтнең төп билгеләренең берсе, милли яшәешнең төп шарты. Әгәр дә бала туган көненнән башлап гомере буенча ана теле дөньясында булмаса, аның белән бергә яши алмаса, бу әһәмиятле милли сыйфатның көчле уңай йогынтысыннан мәхрүм булачак. Адәм баласын бу әһәмиятле, изге юлга бастыруны укытучыларыбызның фидакяр хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Нурлаттагы 8 нче урта мәктәптә «Мәгариф» журналы башлангычы белән оештырылган «Тел язмышы – милләт язмышы» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә Нурлат районы мәктәпләреннән туган телебез язмышы өчен борчылган остаз укытучылар катнашында бик тә җанлы һәм эшлекле узды. Һәркайсы үзен борчыган проблемалар хакында әйтеп калырга ашыкты. Түгәрәк өстәл утырышын шушы мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әле күптән түгел генә «Татарстанның  атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган Роза Идрис кызы Сафина алып барды. Шунысын да әйтик: ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе дә икән әле.
Түгәрәк өстәл утырышына багышланган язма белән «Гаилә һәм мәктәп» журналының тиздән абунәчеләребез кулына барып ирешәчәк апрель cаныннан укып таныша алачаксыз. Анда яңгыраган уй-фикерләр күбегезгә кызыклы булыр, берәүне дә битараф калдырмас дип уйлыйм.

Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ