Логотип Магариф уку
Цитата:

Өченче балага – 450 мең сум

Хәзер Татарстанның дәүләт торак фонды белән  займ килешүе  төзегән социаль ипотека алучылар шулай ук  өченче бала туган өчен 450мең сум күләмендә дәүләт субсидиясеннән файдалана ала. Эл...

Хәзер Татарстанның дәүләт торак фонды белән  займ килешүе  төзегән социаль ипотека алучылар шулай ук  өченче бала туган өчен 450мең сум күләмендә дәүләт субсидиясеннән файдалана ала. Элегрәк банклар биргән мондый кредитлар бурычларны түләп бетерү өчен генә бирелә иде. Бу таләп супсидияләрдән файдаланганда  соципотека буенча  торак алган күп балалы гаиләләрнең таләпләрен дә чикләгән иде. Әлеге проблема Дәүләт торак фонды, Татарстан Дәүләт советы һәм РФ Дәүләт думасы депутатлары белән берлектә,  субсидия билгеләгән төп нигезләмәне  тәртипкә салучы федераль  канунны һәм РФ Хөкүмәтенең  дәүләт ярдәмен тормышка ашыру тәртибе турындагы карарын  үзгәртү нәтиҗәсендә  ирешелде.
Яңа канун 2019 елның 1 нче гыйнварыннан 2022 елның 31 нче дкабренә кадәр өченче ( яки тагын алдагылары) баласы туган  һәм ДТФ белән займ килешүе төзегән  соципотекачы  гаиләләргә  ипотека чыгымнарын түләп бетерү өчен дәүләттән ярдәм алырга булыша.
Субсидия алу өчен ДТФ вәкилләренә мөрәҗәгать  итәргә һәм мондый документлар күрсәтергә:

  1. Тутырылган заявка;

  2. Заемчы һәм аның балалары турындагы шәхси белешмәләрне тикшереп чыгарга ризалык белдерелгән гариза;

  3. Заемчы паспорты;

  4. Балаларның туу турында таныклыклары( Балалары 14 яше тулган очракта);

  5. Балаларның туу турында таныклыкларының күчермәләре нотариаль раслануы;

  6. Заем килешүенең, социаль ипотеканың фатир сайлауның протоколы һәм пай түләү турында белешмә.


Тикшерү узганнан соң,  документлар  ДОМ. РФ белгечләренә җибәрелә. Анда бер кат анализ ясалгач, субсидия бирү яки баш тарту турында карар чыгарыла. Соципотеканың классик килешүе булган күп балалы гаиләләр   рефинанслау аша әлеге субсидияне ала һәм дәүләт ярдәменә таяна ала. Әлеге мөмкинлектән 105 гаилә файдаланды, тагын 900дән артык гаиләнең документлары чират көтеп банкта ята.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ