Логотип Магариф уку
Цитата:

Пеләмеш авылы халкы Семык бәйрәменә көтә

Татарстан – төрле милләтләр дус, тату яшәүче төбәк. Шуңа да республикабызда аларның  Каравон, Сабантуй, Уяв, Гырон Быдтон, Балтай, Иван Купала, Семык, Питрау бәйрәмнәре май аеннан башланып июльгә...

Татарстан – төрле милләтләр дус, тату яшәүче төбәк. Шуңа да республикабызда аларның  Каравон, Сабантуй, Уяв, Гырон Быдтон, Балтай, Иван Купала, Семык, Питрау бәйрәмнәре май аеннан башланып июльгә кадәр дәвам итә.Узган якшәмбедә, әйтик, Каравонны бәйрәм итсәк, бу якшәмбедә, ягъни 3 июньдә мари авыллары мари халкы үзләренең Семык бәйрәмен билгеләп  үтәргә җыена.
Республикакүләм Семык бәйрәме марилар тыгыз яшәгән районнарда уздырыла. Әгерҗе районында моңарчы республика дәрәҗәсендәге Семык бәйрәме Бима, Күләгәш, Кадрәк атлы  мари авылларында уздырылган иде инде. Һәм менә быел тагын Семыкны уздыру бәхете Әгерҗе мариларына елмайды. Быел районның район үзәгеннән 91 км ераклыктагы Пеләмеш авылында үтәчәк.
Фин-угор халыклары төркеменнән булган мариларның гомуми саны 670 мең тирәсе. Шуларның 19 меңнән артыгы Татарстанда яши.
Семык – мари халкының милли бәйрәме, йола бәйрәме, җәй аеның башлануын хәбәр итә, җәй ае фасылын ачып җибәрә. Бәйрәмнең төп максаты булып вафат булган кешеләрне искә алу һәм йорт эшләрендә уңышларга ирешү өчен, әрвахлардан гафу сорау. Семык – мари халкының иң көтеп алган һәм яраткан бәйрәмнәреннән санала.
Быелгы Семык бәйрәмендә, тарихта беренче тапкыр буларак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцевның да катнашуы көтелә. Бәйрәм программасы бик тә мавыктыргыч булырга охшап тора.  Бәйрәм боткасы, мари халкының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк, мари халкының һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәләре эшләячәк, бәйрәм концерт программасы гөрләячәк.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ