Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенәгәрдә мең дә бер кичә

Кукмарага бер километр да булмаган ара белән терәлеп диярлек урнашкан Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы мәчетендә «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» китабының l томы басылып чыгу уңаенна...

Кукмарага бер километр да булмаган ара белән терәлеп диярлек урнашкан Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы мәчетендә «Пенәгәрдә мең дә бер кичә» китабының l томы басылып чыгу уңаеннан презентация булды. Бу кичәгә хөрмәтле кунаклар, китапка материаллар әзерләүгә көчләре кергән шәхесләр һәм авылдашлар җыелган иде. Килгән кунаклар арасында Киров каласыннан, Кукмара, Саба һәм Мамадыштан да кунаклар бар иде. Китап авторы – Зыятдин хәзрәт  Нәҗметдинов утыз елга якын Кукмарадагы 4 нче урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеменнән балалар укыткан педагог.

Бу китапта Иске Пенәгәр авылының үткән юлы, илдә төрле чорда барган вакыйгаларның авыл халкы язмышында ничек чагылуы турында газета мәкаләләре, авыл кешеләренең истәлекләре туплап бирелгән. Бигрәк тә Башкортстан дәүләт архив материаллары зур әһәмияткә ия. Иҗади җанлы авылдашларының мөнәҗәтләре, шигырьләре дә кертелгән. Иске Пенәгәр авылын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек бирүче фотоматериаллар да тупланган. Монда Зыятдин хәзрәтнең яшь чагында фотограф һөнәре белән кызыксынуы да зур әһәмияткә ия. Иң кыйммәтле һәм сыйфатлы фотолар аның тарафыннан төшерелгән фотолар.


Иң кызыклысы: аның тышлыгындагы рәсеме. Уртада Шәхерезада кырында утыручы принцны кем дип уйлыйсыз? Зыятдин хәзрәтнең яшь чагы! Алга таба китап эчтәлеге ягыннан тагын да үзгәртелеп, баетылып биреләчәк. Чорына карап, китап тышындагы сурәт тә үзгәрә бара. Ә хәзергә... монысы сер! Китапның II – III томнарына материаллар әзер инде, чыгарасы гына кала. Инде lV томын истәлекле фотолар белән эшләргә уйлыйлар. Китапханәче, китапны төзүченең берсе булган Нурисә Баһавиеваның сүзләре хәтергә сеңеп калды: «Хәзрәт кушкан эшне эшләп бетермәсәм, үземне дәресен хәзерләмәгән укучы кебек хис итеп, соң булса да бетерә идем», – диде ул. Уңышлар юлдаш булсын бу актив, уңган-булган авыл халкына! Бигрәк тә, шуларны туплап, архив документларын дөрес кулланып, тәржемә итеп, эшен җиренә җиткереп башкаручы китап авторы Зыятдин хәзрәткә! Башка томнарын да күреп, укырга насыйп булсын дигән теләктә генә калабыз!

                 ***
Әлеге очрашу барышында мин Туеш авылы имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин белән таныштым. Ул миңа, үз нәселенең Мамадыш районына барып тоташканлыгы турында сөйләде. «Архив материаллары буенча табып тупладым», – диде ул. Аның нәселе XVIII чор шагыйре Кол Мөхәммәд Ушмавига барып тоташа икән. Бер шигырендә Кол Мөхәммәд үзенең исемен «Кол Мөхәммәд бине Солтанбәк әл-Ушмави, әл-Болгари» дип тә язган. Димәк, аның тормышы Мамадыш төбәгендәге авыллар һәм Ушмы авылы белән бәйләнгән.

Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,


ветеран укытучы, туган якны өйрәнүче

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ