Логотип Магариф уку
Цитата:

Пермьнең Яшь тамашачы театры Казанга килде

2023 елның гыйнвар аенда Татарстан һәм Пермь арасында хезммәттәшлек хакында килешү төзелгән иде. Менә ул очрашуның беренче карлыгачы килеп тә җитте. 11–15 апрель көннәрендә Казанның Рус яшь тамашачы т...

2023 елның гыйнвар аенда Татарстан һәм Пермь арасында хезммәттәшлек хакында килешү төзелгән иде. Менә ул очрашуның беренче карлыгачы килеп тә җитте. 11–15 апрель көннәрендә Казанның Рус яшь тамашачы театрында Пермьнән килгән коллегалары үзләренең матур спектакльләрен күрсәтәчәк. Ә Казанның Рус яшь тамашачы театры үз чиратында нәкъ шушы көннәрдә Пермьдә гастрольдә. «Татмедиа»да узган пресс-конференция вакытында Пермь яшь тамашачы театрының сәнгать җитәкчесе Александр Яковлев: «Казанга 50 кеше килдек. Без сезнең шәһәрдә беренче тапкыр. Барыбыз өчен дә зур яңалык инде һәр гастроль дә, киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанабыз. Пермь яшь тамашачы театры хәзер үз спектакльләрен яңа формаларда эшли, безгә экспериментлар кызык», – дип, үз фикерен белдерде. Бүгенге көндә Пермь яшь тамашачы театры Казанга биш спектакль алып килгән: «Дубровский», «Ромео һәм Джульетта», «Золушка», «Побег из Простоквашино», «Эдит Пиаф. Больше чем любовь».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ