Логотип Магариф уку
Цитата:

Радик Салихов: «Минтимер ага – яңа дәүләтчелегебезне булдырган шәхес»

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее – татар халкы, Татарстан гына түгел, бөтен Россия Федерациясе өчен бәйрәм ул. Чөнки илебез тарихының соңгы дистә елларга бәйле якты сәхифәләр...

Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее – татар халкы, Татарстан гына түгел, бөтен Россия Федерациясе өчен бәйрәм ул. Чөнки илебез тарихының соңгы дистә елларга бәйле якты сәхифәләре аның исеменә бәйле.
Республикабыз тарихчылары, гомумән, фәнни җәмәгатьчелек  өчен Минтимер ага беренче форсат чыгуга хәлиткеч карарлар кабул итте. Аның башлангычы белән җөмһүриятебез тарихында беренче тапкыр  Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясе оешты. Аның фәрманы белән 1996 елны бездә мөстәкыйль Тарих институты барлыкка килде. Бу вакыйгага күптән түгел 25 ел тулды. Татар энциклопедиясе институты оешу да аңа бәйле. Академик институтлар, югары белем бирүче институтлар эшчәнлегендәге, гомумән, сәяси-иҗтимагый, социаль-икътисади тормышыбыздагы күп кенә мөһим, яңа юнәлешләр республикабызны М. Шәймиев җитәкчелек иткәндә гамәлгә керде.

Минтимер аганың татар милләтен туплаудагы өлеше дә әйтеп бетергесез зур. Социаль-икътисади үзгәрешләргә этәргеч бирү белән бергә (тузган йортларны бетерү программасы үзе генә ни тора), рухи, милли-мәдәни үсешебезне, милләтара, динара мөнәбәтләрне кайгырту да аның игътибар үзәгендә булды. Илебез фәнендә Татарстан моделе дигән төшенчә, гыйбарә тиктомалдан гына барлыкка килмәде, билгеле. Россия Федерациясе составындагы халыкларның какшамас бердәмлегенә, милли һәм дини татулыкка, туганнарча аңлашып яшәүгә корылган, куәтле, киләчәккә карап яшәүче, бик үзенчәлекле дәүләти берләшмә  ул  – Татарстан Республикасы. Бүген Татарстаныбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алга баруын, уңышлы үсүен дәвам итә. Гомумән, бүген туган төбәгебез һәртөрле инновацион технологияләрне үстерү ягыннан Россия Федерациясендәге барча республика-өлкәләргә үрнәк булып тора. М. Шәймиев чорында ирешкән технологик казанышлар бүген дә дәвам итә, яңа җиңүләргә китерә. Бу казанышлар  – икътисадыбызны алга таба үстерү өчен ышанычлы нигез дә ул.
Минтимер Шәймиевнең бүгенге Татарстанны – яңа дәүләтчелегебезне  булдыруга керткән өлеше турында шактый озак сөйләп булыр иде. Туксанынчы елларда татар җәмәгатьчелеге, татар теленә, татар мәдәниятенә бармак аша карый, дип дәүләт хакимиятен кискен тәнкыйть утына тотса, дәүләт әһелләребез, тәгаен алганда, Беренче Президентыбыз, тәгаен чараларга керешеп, эзлекле рәвештә  милли мәнфәгатьләребезне кайгырта башлады. Әлеге омтылышлар халкыбызны берләштерүдә  җитди роль уйнады. Аңлашыла ки, татар дөньясы Татарстан, Идел-Урал арасы белән генә чикләнми. Тын океаннан алып Калининградка кадәр, Рәсәйнең һәр республика-өлкәсендә диярлек милләттәшләребез тупланып, ярдәмләшеп яши. Якындагы дәүләтләрдә генә түгел, ерак чит илләрдә көн күрүче милләттәшләребез дә Татарстанны тарихи мәркәзе итеп тоя. Туган телебезне, милли тиңдәшлекне, милли үзаңыбызны саклап калу, даими үзгәрешләр кичереп торган дөньяда үз йөзеңне югалтмау максаты Беренче Президентыбыз идарә иткәндә үк бөтен җитдилеге, зарурилыгы белән алдыбызга куелган иде. Бүген инде бу таләпләр яңа яңгыраш ала. Бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Җир шарында яшәүче барча татар халкын туплау өчен бар көч-куәтен сарыф итә. Шул ук вакытта яшь буында туган җиргә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә дә бездә зур игътибар бирелә.
Сер түгел, туксанынчы еллар шактый катлаулы, четерекле булды. Хәер, соңгы еллардагы барча мөһим вакыйгаларның шаһиты буларак,  замандашлар  күзлегеннән күп кенә гамәлләргә без үзебез дә бәя бирә алабыз. Архив документлары, китапханәләрдәге газета-журнал төпләмәләре, күренекле шәхесләребез истәлекләре –  барысы теге яки бу дәүләт әһеленең кылган эш-гамәлләренә шактый тулы, киңкырлы бәһаләү мөмкинлеге бирә. Гаҗәп түгел, төрле фикер, караш булуы ихтимал. Җиде томлык татар тарихын язганда, алдан уйлавыбызча, иң катлаулысы безнең заманны яктыртучы соңгы, җиденче томы булды. Соңгы дистә елларда булган вакыйгаларны яктыртканда, капма-каршы карашлар яшәп килгәндә төрле фикерләр арасыннан иң гаделен, иң дөресен сайлап алу ансат түгел, билгеле. Кемдер булып узган вакыйгаларда милли хәрәкәтне калку итеп күрсәтүне алга сөрсә, кемдер дәүләт хакимиятләрен беренче итеп куя. Төрле кеше бар. Без җиденче томны язганда заманыбызның күренекле галимнәрен җәлеп иттек.    Әйтик, КФУ профессоры Индус Таһировны чакырдык. Ул дәүләт суверенитеты игълан итү, Татарстан Президенты структурасы барлыкка килү,  Татарстан Конституциясе кабул ителү, Россия Федерациясе дәүләт органнары белән үзара вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәгә кул кую тарихының төп материалларын язды. Индус ага, шул чорда  “кайнап торган” вакыйгаларның барчасында диярлек катнашучы буларак, бик мәгълүматлы кеше. Ул галим буларак катнашса, Рөстәм Миңнеханов кебек дәүләт җитәкчеләре, шул катлаулы процессларны  үз күзләре белән күзәтүчеләр буларак, бәя бирде. Ул әлеге томның кереш сүзендә татар халкының борынгы заманнардан башлап бүгенге көнгә кадәр дәвам итеп килгән шанлы, данлы, катлаулы тарихын күз алдыннан уздыра. Һичшиксез Минтимер Шәймиевнең зур, кызыклы мәкаләсе тирән эчтәлекле, саллы булуы белән аерылып тора. Анда республикабыз аякка басканда нинди кыенлыкларга юлыгуыбыз, иҗтимагый тормышыбыздагы төрле тискәре, уңай хәл-вакыйгалар яктыртыла. СССРның беренче һәм соңгы Президенты булган Михаил Горбачёвның мәкаләсе дә урын алды. Ул хакимияттә булганда “үзәктән качу көчләре” хәрәкәткә килгән, республикаларның мөстәкыйль яшәү омтылышлары “бөреләнгән” вакыт иде.  Чынбарлыкта бу чор – яңа Россия дәүләтчелеге туып килгән вакыт. Кыскача әйткәндә, җиденче томны язу эшенә, бер яктан фәнни-документаль якын киленсә, икенче яктан,  бу вакыйгаларда үзләре катнашкан, мөһим каралар кабул итүгә вәкаләте булган кешеләр тарихны үзләре язды.
Һичшиксез берничә дистә елдан, киштәләрдә бераз тузан җыеп ятканнан соң, бу тарих үзгәрешләр кертелеп, пәйда булган яңа документлар нигезендә кабат язылачак. Бу том вакыйгаларның шаһитлары үзләре исән чакта үзләре язган тарих буларак әһәмиятле. Дәүләтчелекне булдыру, казанышларны югалту тарихы, совет автономияле республикасын игълан итү, әлеге республиканың җитмеш ел яшәве, аннан соң Татарстан Республикасы игълан ителүе, әлбәттә, зур әһәмияткә ия вакыйгалар.
Без бүген барча коллективыбыз, гомумән, республикабыбызның барлык тарихчылары исеменнән Минтимер аганы зур юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, көч-гайрәт, республикабыз, барча Россия Федерациясе халкының имин, тату, мул яшәве хакына озак вакытлар сафта булуын телибез!
Радик Салихов,

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ