Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Кузюров: «Сигез ел янгынсыз»

Татарстанда соңгы сигез елда урманнарда янгын чыкканы юк. Министрлар Кабинетында узган брифингта Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әнә шулай дип белдерде. Моңа хәтле булган янгыннарның 100дән 82се...

Татарстанда соңгы сигез елда урманнарда янгын чыкканы юк. Министрлар Кабинетында узган брифингта Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әнә шулай дип белдерде. Моңа хәтле булган янгыннарның 100дән 82се корыган чирәмгә ут төртү аркасында килеп чыккан булган. Аларның 48 % нәкъ менә май аена туры килгән.
«Май бәйрәмнәре якынлаша, халык авылларга, бакчаларына агылачак. Чистарту, җыештыру барышында чүпне ягу, табигатьтә шашлык кыздыру күренешләре янгын чыгу куркынычын тудыра да инде. Һәрчакта аек акыл белән эш итәргә кирәк», - диде ТР янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин.

15 апрельдән 10 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы сезоны сезоны игълан ителде.
Чүпләрне ныклы күзәтү астында тимер бакларда гына ягарга, ә шашлыкны каралты-курадан 5 метр читтә мангалларда гына пешерергә ярый. Әлеге вакыт аралыгында бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта административ җаваплылык өчен каралган штраф күләме дә ике тапкыр артып, физик затлар өчен 2-4 мең тәшкил итәчәк.
Равил Кузюров урманнарны саклау буенча гына түгел, ә аларны утырту буенча да эш алып барылуы турында хисап бирде. Узган ел 900 гектар мәйданда 3,8 млн данә агач утыртылган. Быел да “Урман утырту көне” акциясенә 2,8 млн үсенте әзерләгәннәр инде.
27 апрель көнне 10.00 сәгатьтә республикабызның өч җирлегендә әлеге акциягә теләгән һәркем катнаша ала:
- Питрәч районы Иске Шигали авылы, Лаеш районы
- Лаеш районы Вороновка поселогы
- Биектау районы Дачное поселогы.
Урмандагы янгын куркынычы хакында түбәндәге кайнар линия телефонына хәбәр итәргә мөмкин: 8 800 100 94 00
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ