Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәзидә Юсупова батик ясарга өйрәтә

Батикны кемдер «балавызлы нәкыш» дип, кемдер, гади генә итеп, тукымага (ул ефәк, киҗе мамык, йон, синтетика булырга мөмкин) сурәт төшерү дип атый.Бу кәсепнең  төрле  ысуллары  борынгы з...

Батикны кемдер «балавызлы нәкыш» дип, кемдер, гади генә итеп, тукымага (ул ефәк, киҗе мамык, йон, синтетика булырга мөмкин) сурәт төшерү дип атый.
Бу кәсепнең  төрле  ысуллары  борынгы заманнарда ук Кытайда,  Япониядә,  Шри-Ланкада, Перу,  Африка  илләрендә билгеле булган. Шуңа да карамастан аның төп тамыры Индонезиянең Ява утравына һәм  Һиндстанга барып тоташа, диләр. Нәкъ менә андагы осталар батикны югары сәнгать дәрәҗәсенә кадәр күтәргәннәр. Кием-салымга төшерелгән  сурәтнең нинди булуына карап, иясенең  кайсы катлам кешесе икәнен  билгели торган булганнар анда. Аксөякләр өчен тәгаенләнгән бизәкләрне ярлы-ябагайга кулланырга ярамаган хәтта. Кайсыберсен тикшереп бетергәннәрдер диген, чөнки Ява осталары кулланышка керткән бизәкләрнең төре  генә дә ун мең тирәсе булуы мәгълүм. Бүген инде  батик –  шактый  киң таралган рәсем сәнгате техникаларының берсе,  һәм теләге, җае, дәрте булган һәркем  күңеле яткан бизәкне, сурәтне әлеге ысул белән рәхәтләнеп эшли ала. 

  Без аны  Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, төрле жанрларда иркен иҗат итүче Рәзидә Юсупова белән бергәләп башкарып чыгарбыз.  Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 17 ел буе Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә, ә соңгы ун елда Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумында   укыта ул. Үзең рәсем ясау, иҗат белән шөгыльләнү бер  нәрсә, ә менә остаз буларак, башкаларның  сәләтен ачу –  аеруча четерекле,   җаваплы эш. Биредә гыйлем белән гамәлнең тәңгәллек зарурияте көн кебек ачык.    Кулына кылкаләм тоткан яшь рәссамны төсләрне тоярга, каләм белән нәрсәнедер күчереп ясарга өйрәтү генә дә аз бит. Ул әле,  алдына бурыч куеп, шуны бирелгән тема, программа кысасында үзлегеннән  чишәргә һәм кул сузымы арада фикерен-мөнәсәбәтен, хисләрен кәгазьдә, киндердә чагылдырырга  да тиеш.
  Әзер рамга ак тукыманы тарттырган арада, сүз иярә сүз чыгып, ни өчен әтиегез юлыннан китеп физика-математика, йә булмаса әниегез кебек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булмадыгыз,  дип кызыксынам рәссамнан. 
– Әтием алтын куллы кеше иде,  бер үк вакытта рәсем дә укытты. Бу әле – партия заманы, әтием, укытудан тыш,  кирәк булган бөтен лозунг, плакат ише әйберләрне дә  эшли торган иде. Мондый чакта   грунт  ясаудан башлап, мин аның беренче ярдәмчесенә әйләнәм дә куям.  Шуңа күрә дә унынчыны тәмамлаганчы ук, кая укырга керәсемне  хәл итеп куйдым. Училищега сәнгать мәктәбен үтми генә  керсәм дә, үземне әзерлексез идем дип әйтә алмыйм. Чабаксар педагогика институтының  худграфына керү өчен имтихан тотканда,   мин өч бала әнисе идем инде.  Шуңа да карамастан институтны кызыл диплом белән тәмамладым. Минем башка һөнәр иясе булу турында хыялланганым да булмады. Иҗат һәрвакыт беренче планда торды, – ди рәссам.
 Ничек кенә булмасын, бүген инде Рәзидә ханым –педагогик эшчәнлекне иҗат белән бергә үреп, «Буяуларда минем хисләрем» дип, кинәнеп эшләүче, тамашачыга миллилек бөркелеп торган шәхси күргәзмәләрен тәкъдим итүче рәссамнарның берсе.  Балалар, яшьләр арасында уза торган иҗади бәйгеләрдә еш кына жюри әгъзасы буларак та очратабыз аны.
– «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» чемпионатының төбәк турларында  сайлап алу этапларын    әзерләү  дә ансыз узмый.  Елның-елында төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, пленэрларда, кулланма-гамәли сәнгать осталары катнашында уза торган ярминкәләрдә һәрвакыт  катнашырга җай тапкан  рәссамның шәкертләре дә үзеннән калышмый: кая  гына барсалар да, урын алмыйча кайтканнары юк, – ди техникум директоры Раушания Сәүбанова.
Эш өчен  безгә түбәндәгеләр кирәк булачак: тукыма, аны тарттыру өчен рам, төшерәчәк рәсемнең кәгазьгә  ясалган сурәте-эскиз, батик өчен махсус буяулар, резерв,   табигый материалдан эшләнгән йомшак кылкаләм.
Батик эшләүнең билгеле  үз нечкәлекләре бар.  Иң элек тукаманы рамга тарттырабыз һәм әзер эскизны, тукыма астына куеп,   карандаш кулланмый гына контурларын резерв белән кабатлап чыгабыз. Төшереләчәк бизәкне гадәти юл белән дә, катнаш техника белән дә эшләргә була. Әйтик, эшкә азмы-күпме серлелек өстисең килсә, тукыма өстенә   диңгез тозы сибеп, буяуны аның аша сеңдерәсең, тоз кипкәннән соң, аны  коеп төшерәсең. Матур булачак!
–  Батикта иң мөһим нәрсә резерв. Ансыз батик батик була алмый, чөнки контур төп рәсемне тотып тора.  Резерв ул, нәкъ елга яры суны тоткан  кебек, безнең буяуны  читкә җибәрмәячәк.  Шунысын да әйтергә кирәк:  резерв белән йөреп чыккан урыннар ак булып кала.  Беренче катны буяу бик катлаулы түгел, шулай да ул  кипкәч бераз төсен җуя, тоныклана. Эшне тизрәк тотыйм дисәң, буяуны киптерү өчен, фен кулланырга мөмкин. Биредә без, акварель белән эшләгәндәге кебек, төсләрне катлауландыра барабыз.   Иң мөһиме: ашыкмый-кабаланмый гына эшләргә кирәк, – дип аңлата рәссам.
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ