Логотип Магариф уку
Цитата:

Ринат Садыйков Татарстанда психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре төзелешенә бәя бирде

ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков Татарстанда психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренә капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. Быел программага республ...

ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков Татарстанда психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренә капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. Быел программага республиканың биш районыннан (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама) 15 объект кергән һәм 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.
Министр урынбасары төзелеш барышы буенча «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы – бу тармакта ярдәм итүнең бик мөһим чарасы. Инде хәзер үк без үзебезнең объектларның ничек үзгәрүен күрәбез. Психологик ярдәм күрсәтү үзәге тагы нәтиҗәле  эшләр дип ышанам», – дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, социаль-тискәре күренешләрне, бәйлелекнең төрле формаларын, балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышларын, яшьләр арасында экстремистлык күренешләрне профилактикалау  яшьләр белән эшләүнең мөһим юнәлеше булып тора. Моның өчен яхшы әзерлекле кадрлар һәм тиешле инфраструктура булдырырга кирәк. 
Үзәк ике төп юнәлеш буенча эшләячәк:
– 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә комплекслы психологик-педагогик ярдәм күрсәтү;
– кризис шартларында яшүсмерләргә һәм яшьләргә, шул исәптән исәптә торучыларга психологик ярдәм күрсәтү.
Үзәктә моңа кадәр Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эш алып барган  «Камчатка» психологик хезмәтенең тәҗрибәле белгечләре эшләячәк. Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге елына  5800–6000 кеше, аена 450–500 кешене җәлеп итәр дип фаразлана.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ