Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Пенсия фонды: кемнәргә яңа пособие тәтеячәк?

«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» законга төзәтмәләр кертелде.1 июльдән Россия Пенсия фонды йөкле хатын-кызлар һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өчен айлык п...

«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» законга төзәтмәләр кертелде.
1 июльдән Россия Пенсия фонды йөкле хатын-кызлар һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өчен айлык пособиеләргә гаризалар кабул итәчәк. Мондый гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки яшәү урыны буенча Пенсия фондында бирергә мөмкин, диелә ведомство сайтында.
Пособиеләр 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларны ялгыз тәрбияләүче ата-анага биреләчәк. Шулай ук иртә срокта хастаханәгә учётка баскан  авырлы хатын-кызларга да түләү каралган.
Түләү күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына карап билгеләнә. Тулы булмаган гаиләгә баланың яшәү минимумының яртысын, ә йөкле хатын-кызга хезмәткә яраклы өлкән кешегә тиешле яшәү минимумының яртысын түләячәкләр.
 Әйтик, Волгоград өлкәсендә тулы булмаган гаиләдә ай саен һәр балага 5 207 сум түләнәчәк (анда балалар яшәү минимумы 10 414 сумны тәшкил итә). Ә авырлылар 5 446 сум алачак . Чөнки төбәктә өлкән кешенең яшәү минимумы 10 892 сум икән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ