Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия төбәкләренә мәктәп төзелешенә 24 млрд сум субсидия бирелә

Россиянең 23 төбәге мәктәпләр төзелешенә 24 млрд сум субсидия алачак. Бу хакта карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. «23 төбәк субсидия алачак. Алар барысы да э...

Россиянең 23 төбәге мәктәпләр төзелешенә 24 млрд сум субсидия алачак. Бу хакта карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. 
«23 төбәк субсидия алачак. Алар барысы да эшкә әзерлеген расладылар», — диелә Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган аңлатма язуында.
49 заманча мәктәп төзеләчәк, шуның нәтиҗәсендә 45 меңнән артык өстәмә уку урыны барлыкка киләчәк.
Федераль акчадан тыш, төбәкләр дә акча бүлеп бирәчәк, шулай ук инвесторлар җәлеп ителәчәк. 
2021 елдан 2024 елга кадәр федераль бюджеттан мәктәпләр төзелешенә «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча барлыгы 234,7 млрд сум юнәлдерү планлаштырыла. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ