Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: «Без сезне ил күрке итеп бәялибез»

Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәни үзәгендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены катнашучылары гаилә һәм милләт тәрбиясе турында фикер алышты. Биредә җыенның пленар утырышы узды.Пленар утырыш эшен ачы...

Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәни үзәгендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены катнашучылары гаилә һәм милләт тәрбиясе турында фикер алышты. Биредә җыенның пленар утырышы узды.
Пленар утырыш эшен ачып, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучы хатын-кызларга юллаган котлау хатын укып китте.
«Хатын-кызларга зур ихтирам күрсәтү, аларның дәрәҗәсен тиешле биеклеккә күтәрү халкыбызның матур гадәте. Татар хатын-кызлары заман белән бергә атлый. Дөньяның кайсы почмагында яшәсәгез дә, нинди һөнәр иясе булсагыз да, халкыбызга хас күркәм сыйфатларны саклап, җәмгыятьтә лаеклы урын тотасыз, яшь буынга милли үзаң формалаштыруда зур хезмәт куясыз. Хатын-кызларыбызның абруен билгеләп, без сезне ил күрке итеп бәялибез. Киләчәктә дә шушы олы исемгә лаек булып, безне горурландырып, көч һәм илхам биреп, яшәсәгез иде», – диелә хатта.
Тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталып, «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, татар милли гаиләләрен ныгыту бурычын алга куярга кирәк, дип белдерде. Ул, Госман хәзрәт фикерен мисалга китереп, ата-ана өстенә салынган 7 төрле тәрбия җаваплылыгын искә төшереп үтте: иман, әхлак, бәдән (ашату-эчертү), акыл тәрбиясе, рухи, җәмгыяви һәм җенси тәрбия.

«Бала – ата-ананың көтеп алынган уртак мәхәббәт җимеше булырга тиеш. Туу белән балага мәгънәле исем кушылса, гореф-гадәтләребезне үтәп, аңа ата-ана һәм әби-баба тәрбиясе бирелсә, шул вакытта бала хакы хаклана», – дип сөйләде Кадрия Раес кызы.
Киләсе елга «Ак калфак» оешмасы 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Кадрия Идрисова оешма вәкилләренең таяну ноктасы булырдай шәхес татар хатын-кызларның энциклопедиясен төзү һәм радио-телевидениедә татар хатын-кызларының аерым тапшыруларын булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Язучы, ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла үз чыгышында, кеше тормышындагы бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә тамырлары гаиләдә, дип ассызыклады.
«Милли үзаңны саклап калу, гаилә учагы, димәк ки милләт яшәешенә дә тереклек уты өстәп тору иң беренче хатын-кыз өстендә. Бу һәр халыкта шулай. Татарда бу вазыйфа бүгенге көндә тагын да актуалерәк. Без гиләдәге тәрбиягә, әхлакый кануннарны нәкъ менә гаиләдә саклауга аеруча игътибар бирергә тиешбез», – дип сөйләде ул.
Ркаил Рафаил улы фикеренчә, хәзерге глобализация шартларында, Интернет пәрәвезе бөтен дөньяны чолгап алган чорда татарга кирәкле креатив, харизматик һәм милли үзаңлы шәхесләрне тәрбияләү бик кыен эш. Уены-чынын исәпкә алып, ул, әти-әнинең кыек карашыннан да куырылып, йорт эшенә керешкән балалар хәзерге көндә булса, аларның әти-әниләренә һәйкәл куярга, хич югы, орден бирергә кирәк, дип белдерде.
Пленар утырышта шулай ук Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина, татар мөслимә хатын-кызларының киемнәр дизайнеры, блогер Альбина Фазлыева, Удмуртия Республикасы Ижау шәһәренең 107 нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова, Болгария Республикасындагы Фән һәм культура буенча Халыкара үзәк директоры, филология фәннәре докторы, профессор Альбина Вәлиева доклад белән чыгыш ясады.
«Бүгенге көндә мәркәзебез Казанда җыелып, җыен аша татар милләте өчен алга бару юлларын эзләү, фикерләребезне җиткерү бик мөһим», – дип белдерде Васил Габтелгаяз улы, чарага йомгак ясап. Ул утырышта яңгыраган һәм яңадан килеп ирешәчәк фикер-тәкъдимнәрне 10 көн эчендә туплап һәм эшкәртеп, резолюция кабул ителәчәге турында хәбәр итте.
Соңыннан ул илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган, зур нәтиҗәләргә ирешкән милләттәшләребезгә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Сүз уңаеннан, 20-22 май көннәрендә Казан шәһәрендә узган IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырылды. Чарада Россиянең 53 төбәгеннән 283 һәм 7 чит илдән 25 татар хатын-кызлары һәм мөхтарәм кунаклар катнашты.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ