Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов укытучылар династиясе гаиләсе белән очрашты

Россия Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов Балык Бистәсе районына эшлекл...

Россия Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов Балык Бистәсе районына эшлекле сәфәре вакытында педагогик эш стажы 503 ел булган Нәбиуллиннар династиясе вәкилләре белән очрашты. Бу династиянең мәгърифәт эшенә куйган хезмәте турында кыскача гына Яңа Арыш урта мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин таныштырды.

Династиягә нигез салучы Габдрахман Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов Яңа Арыш җидееллык мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алынып, 1944 елда Белоруссиянең яу кырында ятып кала. Сугышчан батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Габдрахман абыйның олы кызы Фәһимә апа Яңа Арыш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, 40 еллык стажга ия. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, «В.И.Ленинның тууына 100 ел» истәлек медале белән бүләкләнә.
Фәһимә апаның хәләл җефете Хатыйп Дәүләтша улы Нәбиуллин 1943 елда фронтка алына, III дәрәҗә сугышчан Дан ордены белән бүләкләнә. 1953 елга кадәр Германиядәге совет гаскәрләре сафында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, мәктәптә 35 ел физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы булып эшли, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарына ия була.
Бу гаиләнең дәвамчысы Нәбиуллин Дамир Хатыйп улының Яңа Арыш урта мәктәбен җитәкләвенә дә быел 30 ел була, ә гомуми педагогик стажы 41 елны тәшкил итә. Тырыш җитәкче – педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы, бик күп бүләкләр иясе.
Дамир Хатыйповичның хәләл җефете Галия Гыймран кызы да –укытучылар нәселеннән. Әтисе 35 ел мәктәп директоры вазифасын башкарган, абыйлары һәм сеңлесе дә гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаганнар. Татарстанның атказанган укытучысы исемен йөртүче Галия ханымның 40 еллык педагогик стажы бар. Ул – шулай ук күп бәйгеләр җиңүчесе, зур хөрмәткә лаек педагог.
Руслан Дамир улы Нәбиуллинның эш стажы әлегә 13 ел гына. Әмма шулай булса да ул 2015 елда «Өлкән укытучы» республика бәйгесендә, узган ел «Авыл укытучысы–2022» Бөтенроссия бәйгесендә абсолют җиңүче булырга өлгергән инде.
Русланның хәләл җефете Гөлия Илшат кызы да шушы ук мәктәптә инде дүрт ел педагог-оештыручы булып эшли.
Рөстәм Нургали улы бу мәгълүматларны кызыксынып тыңлады, гаиләгә хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Очрашу бергәләп истәлек фотосына төшү белән тәмамланды.
Фәридә ШӘРИПОВА, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге методисты
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ