Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәмрух» премиясе җиңүчеләре билгеле булды

Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында «Сәмрух» VIII Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең пр...

Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында «Сәмрух» VIII Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнде.
  
Быел барлыгы 14 номинация - «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында» – билгеләнгән иде.
Быел конкурска 90нан артык гариза кабул ителде, шуларның 61е портфолио нигезендә киләсе этапка үтте, ди оештыручылар.
Тантана «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманованың сәламләү сүзләре белән башланып китте: «Рәхмәт Сәләтне үстергән, Сәләтне ныгыткан һәм Сәләт тирәсендә сәләтлеләрне җыйган, барлаган барлык кешегә! Бүген бездә зур дулкынландыргыч бәйрәм. Без аны ел буе көтәбез һәм быелгы «Сәмрух» төгәлләнүгә икенчесенә әзерләнә башлыйбыз», - дип сөйләде ул.

Сәләтлеләрнең бәйрәм сөйнечен бихисап министрлык, ведомство вәкилләре дә  уртаклашты. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татар эстрадасы җырчысы, ТАССРның халык артисты Римма Ибраһимова,  җиңүчәләрне котлап, премияләрне тапшырдылар.

«Сәмрух» Ел премиясе бер урында гына тормый: үсә, яңара, үзгәрә. Быел өр-яңа «Ел методисты» номинациясе өстәлгән. «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова аланнарда методист эшенең аеруча мөһим урын алып торуын искәртте. "Һәр методист уз аланы эчендә уникаль уку-укыту программасын төзи. Бу зур җаваплылык, чөнки сәлкешләр өчен кызыклы форматта дәресләр үткәрү, шәп укытучылар эзләп табу, программаны балаларның кызыксынуларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры китерү – бик катлаулы эш. «Сәмрух» Ел премиясе кысаларында без шул зур эшне башкарган методистларыбыз арасында иң-иңнәрен билгелибез, " - дип сөйләде ул.
«Сәмрух» премиясе җиңүчеләре исемлеге:

  • «Без рәхмәтле» - Вячеслав Бурдов, Галия Закирова, Фираид Нуруллин, Фәнир Галимов, Рәшид Ямбулатов һәм Марат Бариев

  • «Сәләт» стипендиясе – Булат Ахунов, Ләйсән Низамова һәм Адилә Хәлимова

  • «Ел әйдаманы»  - Ләйсән Зәйнуллина

  • «Ел кулдашлары» - Рәсүл Валитов белән Алсу Фәтхетдинова

  • «Ел методисты» - Камилә Ризванова

  • «Ел клубы» – «Сәләт-Әлки» клубы

  • «Форум башҗитәге» - Данияр Галиев

  • «Сәләт җырлый» – «Сәләт-Рухият» аланы җыры «Сизәм»

  • «Ел партнеры» - «Шаян ТВ» телеканалы һәм «КСИЛ-Миллениум» ҖЧҖ

  • «Бер дулкында» - «Саф» балалар радиосы, Эльмир Низамов һәм «СалаваTIK» балалар проекты

  • «Ел өлкән әйдаманы» - Илнара Фәхриева

  • «Ел директоры» – «Сәләт-Тел» аланы директоры Гөлназ Гатина

  • «Ел сәлкеше» – Алмаз Нигъмәтҗанов

  • «Ел аланы» - «Сәләт - Раушан» аланы


Фәния Лотфуллина


Фотолар "Сәләт" берләшмәсенең матбугат үзәгеннән


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ