Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә композитор Алсу Сөнгатуллинаның иҗат кичәсе узачак

18 май көнне 18:30 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Сөнгатуллина белән очрашу була. «Хыялга таба юл» дип исемләнгән кичә дәвамында композиторның авторлык әсәрл...

18 май көнне 18:30 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Алсу Сөнгатуллина белән очрашу була. «Хыялга таба юл» дип исемләнгән кичә дәвамында композиторның авторлык әсәрләре башкарылачак. Төрле камера составлары өчен музыкаль опуслар яңгыраячак. Алсу Сөнгатуллинаның күренекле татар шагыйрьләре Җәвад Тәрҗеманов һәм Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган вокаль һәм хор музыкасы тәкъдим ителәчәк.
Татар язучысы һәм шагыйрь Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан, Казанның «Юлбасма» нәшриятында балалар өчен «Балачак дөньясы» исемле ноталар җыентыгы дөнья күрде. Җырларның авторы композитор Алсу Сөнгатуллина үз иҗатында балалар музыкасына аерым игътибар бирә. Җыентык милли музыкага хас гармония һәм аһәңдәшлек белән татар шигърияте битләрен ача.
Шул рәвешчә, концертта иң кечкенәләр өчен җиде балалар җырыннан торган «Нәниләр җырлый» циклы яңгыраячак. Бу - уен, лирик һәм шаян музыкаль миниатюралар. Аларны, шулай ук җыентыктагы башка җырларны талантлы яшь җырчы, республика бәйгеләре лауреаты Диләрә Нәбиуллина башкарачак.
«Сөембикә» вокаль ансамбленең яшь йолдызчыклары көче белән (җитәкчесе - Гүзәл Ахунова), поэзия остасы Роберт Миңнуллин сүзләренә «Һәркайсының үз моңы» балалар кантатасы башкарылачак.
«GRAZIA» («Грация») инструменталь триосы Ибраһимов Наил Рафаэль улы җитәкчелегендәге «Пантера» камера балеты солистлары белән бергә берничә композиция тәкъдим итәчәк. Бу - композиторның мондый иҗади тандемда беренче эше.

Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ