Логотип Магариф уку
Цитата:

Ш.Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде

Татар китабы йортында Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Лауреатларның саны арту премиянең яңалыгы булып тора. «Шәриф Камал әдәби премиясе – министрлык өчен бик мөһим проект. Быел л...

Татар китабы йортында Шәриф Камал әдәби премиясе лауреатлары игълан ителде. Лауреатларның саны арту премиянең яңалыгы булып тора. «Шәриф Камал әдәби премиясе – министрлык өчен бик мөһим проект. Быел лауреатлар саны арта: без 2 иң яхшы тәрҗемәчене һәм 2 яхшы прозаикны бүләклибез. Бу залда яшь йөзләрне күрү минем өчен һәрвакыт шатлыклы. Димәк, Шәриф Камал исеме генә түгел, аның эше дә тулы бер әдәби традициядә яшәвен дәвам итә. Сезнең белән милли әдәбият яшәячәк һәм үсәчәк», – диде лауреатларны котларга килгән ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Быел бәйгегә 32 проза әсәре һәм 11 тәрҗемә әсәре килгән. Аларның һәркайсына махсус дипломнар һәм Татар китабы йорты бүләкләре тапшырылды.
«Сәнгати тәрҗемә» номинациясендә Шәриф Камалның «Ата» әсәрен тәрҗемә итеп, Марат Гыйльметдинов һәм Ралия Зәйнуллина җиңеп чыкты. Җиңүчеләрне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина котлады.
«Проза» номинациясендә Светлана МөхәммәдиеваГөлназ Əхмәдиева җиңде. Яшь язучыларны Татарстанның халык шагыйре, бәйгенең жюри рәисе Разил Вәлиев котлады. Ул быел бәйгегә килгән әсәрләрнең сыйфаты үсүен билгеләп үтте.
Быел Кариев театры Шәриф Камал бәйгесенең махсус премиясен булдырган. Махсус премия белән Ильяс Хаҗиев бүләкләнде.
Лауреатларны Шәриф Камалның оныкчыгы Айрат Байгильдиев Татар китабы йортының музей өлеше урнашкан икенче катына озатты. Традиция буенча алар Татар китабы йорты истәлекләр китабында Шәриф Камал каләме белән имза калдырдылар.

Айсылу Имамиева.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ