Шәһәрне авылга һәм җиләккә алыштырган Балтач егете

Ул җәһәт-җәһәт каршыма кып-кызыл җиләкләр тутырылган тартмалар тезеп куйды. Бу матурлыктан минем хәтта күзләр камаша башлады. «Болары – кичә генә җыйганнары. Сезон вакытында шулай көнаралаш 100–200 кг уңыш җыеп  алам», – дип әйтеп алды. Бу – аның үз куллары белән утырткан, үз теләге һәм тырышлыгы белән үстергән җиләкләр. Сүзем 25 яшьлек эшмәкәр – Балтач районы Түбән Сасна авылы егете Инсаф Ибраһимов турында булыр.

Егет үз эшен ачып җибәрү, җиләк үстерү турында күптән хыялланган. Казан дәүләт аграр университетының бакчачылык юнәлеше буенча укып йөргән чагында берничә тапкыр  бакчада җиләк үсентеләрен үрчетеп карый, ләкин уңышсызлыкка очрый. Әмма үз максатын ачык күргән Инсаф 2019 елда, югары уку йортын тәмамлауга, авылга кайтырга карар кыла. Авыл советы тәкъдиме белән ул яшьләр слётына бара һәм шунда Балтач районының эшмәкәрләре белән очрашуда катнаша. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит. Инсаф анда районның Яңгул авылыннан җиләк үстерүче бер егет белән танышып китә. Эш башлаган чагыңда булышам, дип ышандырып та куйгач, аның белән янә киңәш-табыш итә дә, үзе дә кече бизнес үстерү буенча грантка гариза бирә. Ике ай хәбәр көткәннән соң, ай дәвамында кирәкле документларны җыя. Нәтиҗә озак көттерми – җиңеп чыгып, субсидия алуга ирешә.

– Әти белән әни бу ниятемә шикләнеп карасалар да тәвәккәлләдем. Җиләк үстерү  өчен  колхоздан арендага җир бирделәр.  Краснодардан иртә өлгерә торган 5 төрле сорт – 104 мең данә җиләк үсентесе алып кайттым. Бер атна дәвамында туганнарым белән барлыгы ун кеше җыелып, һәр үсентене кул белән берәмләп утырттык. Бу – 2020 елның язы иде, – дип, үз эшен  ничек итеп башлап җибәрүен сөйләде егет.

Шунысын да әйтергә кирәк: Инсаф җиләк утырту алымнарына YouTube сервисында видеолар карый-карый үзлегеннән өйрәнгән. Анда тәкъдим ителгән төрле ысулларны кулланып караган, нәтиҗәле дип табылганнарын үрнәк итеп алган. Мисалга, үсентеләрне кассетада үстерергә өйрәнгәндә, бер елны яфраксыз төпләрне утыртып караган – барып чыкмаган. Икенче юлы бер яфрак калдырган – үсеп киткәннәр.

– Өйрәнгәндә төрле хәлләргә тарыган чаклар булды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Узган ел үсентеләрне июньнең беренче алты көнендә утырттым, 40 көннән соң беренче җиләкләрне җыйдым. Тагын 10–20 көннән соң үсентеләр мыек җибәрә башлады. Ул мыекларны тәрбияләп үстергәнче сентябрь ахыры җитте. Җитмәсә, ул елны көз аенда 20 градус салкыннар да булды. Мин, соңга калдым, барыбер исән калмаячаклар, дип аларны кышка шул кассеталарында өсләренә дә япмыйча калдырдым. Яз көне карлар эреп беткәч карасак, бөтен үсентеләр дә исән чыккан. Ә басудагы салам белән капланганнарының кайберләре өшегән, арада кимерүчеләрдән зыян күргәннәре дә бар иде.

Миңа да кызык:

– Җиләк үскән урын нинди булырга тиеш, уңыш мулдан булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш, – дип сораштыра башладым.

– Әйдәгез, алайса, анысын да үз күзләрегез белән күрегез, – дип елмая Инсаф. Кирәкле урынга барып җиткәнче аның тагын бер шөгыле турында да белеп алдым – хоккейчы да икән әле үзе.

– Югары уку йортында укыганда, мин Биектау рай-
онының «Эверест» һәвәскәрләр хоккей командасы өчен уйнаган идем. Бүгенге көндә «СуварСтроит» командасы уенчысымын. Һәр атна чәршәмбе көнне дусларым белән Казанга хоккей уйнарга йөрибез. Эштән соң, кичке уннарда китәбез, төнге беренче яртыларда кайтып җитәбез, – дип сөйли егет.

Менә без Инсафның көн дә җир җимертеп эшләп яткан кишәрлегенә якынаябыз. 2,6 гектар мәйданлы җирне күргәч, сүзсез калдым. Минем кебек ян бакчадагы өч-дүрт түтәл арасында йөреп гадәтләнгән кешегә чыннан да галәмәт зур иде Инсафның түтәлләре. Кулларымны каш өстемә куеп карый торган! Менә нинди була икән ул җиләк басуы! Бер-бер артлы тезелеп киткән 92 рәт! Җиләкләре кояшта кызынып ята. Үзләре эре, үзләре ясап куелган кебек кып-кызыллар, татып карасаң, телеңне йотарлык, сусыл да икән әле.

Басуда барысы да көйләнгән: һәр рәткә тамчылап су сибү системасы урнаштырылган, үсентеләр төбенә кара төстәге дым тоткыч полиэтилен җәелгән. Суны махсус җайланма ярдәмендә якында гына урнашкан Шушма елгасыннан кудыра. Әлбәттә, кызарып пешкән җиләкне кошлар да күзли. Әлегә егет чарасын күрмәсә дә, алга таба, танышлары киңәшен тотып, ерткыч кош-
ларның тавышын яздырып, басуда яңгыратмакчы. Нәтиҗәле ысул булырга тиеш икән.

Яшь эшмәкәр сүзләренә караганда, җиләкне үстерү өчен уңай һава торышы һәм махсус техника булу шарт. Җәен, сортына карап, әйбәт уңыш алу өчен ул кыш чыгасы үсентеләрне август аенда әзерләп, сентябрь урталарына кадәр утыртып бетерергә тырыша. Җиләк җыйган чорда суны ике көнгә бер, ә башка вакытта атнага бер сибә. Чәчәк аткан чорда үсентеләр өчен кырау төшү бик зыянлы санала, җиләкнең үзенә килгәндә, ул яңгырны өнәми. Аның кыяфәте китә. Җиләкнең хәлен үсенте яфрагына карап та аңлап була икән: ул карала башласа, аңа фосфор җитми дигән сүз, саргайса – бакыр.

– Әгәр дә һава торышы яхшы булса, үзең хата җибәрмәсәң, вакытында карап, суын сибеп торсаң, гектарыннан сигез тонна җиләк җыеп алырга мөмкин. Бу – елы өчен бик әйбәт уңыш санала, – дип аңлатты егет.

– Кызыгып, бер-икене булса да урлап чыгучылар юк түгелдер, – дип сорыйм.
   – Әлегә күренгән кеше юк, – ди Инсаф.

– Бу кадәр басуны карап чыгарга, җиләген җыярга ничек өлгерәсең соң, – дим.

– Мин үзем генә түгел, әти-әнием, бертуганнарым булыша. Җәйге сезон вакытында мәктәп балалары да ярдәмгә килә. Аларга хезмәтләре өчен түлим, бүләккә тартма белән җиләк тә биреп җибәрәм, – дип җавап-
лый ул.

– Бу шөгылең озакка барыр дип уйлыйсыңмы? Шәһәр сагындырмыймы әле, – дип сорыйм.

– Әгәр дә бу бизнес уңышлы гына китсә, ник авылда калмаска? Шәһәрдән туеп кайттым инде, анда һич кенә дә китәсем килми, – ди Инсаф.

Сөйләшә торгач, шунысы да ачыкланды: быел ул 80 сутый җиргә кура җиләге үсентеләре утырткан, шулай ук бер гектарга җиләкнең сезонга берничә тапкыр уңыш бирә торган (ремонтантлы) һәм соң өлгерүче сортларын утыртырга уйлый.  Аның әйтүенә караганда җиләкне үстерүе түгел, сатуы кыенрак икән.

– Бүгенге көндә халык үзебезнең җиләк-җимешләргә артык игътибар бирми, Төркиядән кайтартылганнарын өстен күрә. Чөнки алар күпкә арзанрак, – дип аңлатты егет. Шуңа да өй янындагы бакчаларына Кама Тамагы районыннан виноград үсентеләре алып кайтып утырткан. Алга таба кара бөрлегән (ежевика) һәм күк җиләк (голубика) үстерү турында да хыяллана. Болар барысы да сезонлы эш булганлыктан, кышка да ниндидер шөгыль табу турында уйлана ул.

Инсафның шәхси бизнесы чагыштырмача яшь – нибары ике ел. Әлегә уңышын җиләк сорап килүчеләргә генә сата егет. Ихтимал, киләчәктә сәүдә үзәкләре белән хезмәттәшлек итүче эре эшмәкәр дә булып китәр. Бу кадәр үҗәтлек һәм тырышлыкка ия булган егеттән күбрәк тә көтәргә
була.

Җәйге җиләкләрдән смузи

150 мл ике стакан өчен кирәк:

60 г кура җиләге

60 г чия

60 г бакча җиләге (виктория)

250 мл су

1 аш кашыгы бал

50 мл сөт

Блендерга санап үтелгән җиләкләр, су, бал һәм сөтне салабыз, әйбәтләп ваклатабыз. Җәй өчен бер дигән эчемлек әзер!

Әлеге смузины ясау өчен җиләкләрнең суыткычта катырылганнарын куллансагыз, эчемлек салкынча да, тәмлерәк тә килеп чыгар.

Диләрә БАТРШИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.