Логотип Магариф уку
Цитата:

Шамил Садыйков: «Шәп блогер» мәктәбе хакында

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәп блогер» медиа мәктәбендә күптелле блогерлар үсеп чыгачагын әйтте.«Без күпмилләтле республикада яшибез. Татар, рус, мари...



«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәп блогер» медиа мәктәбендә күптелле блогерлар үсеп чыгачагын әйтте.
«Без күпмилләтле республикада яшибез. Татар, рус, мари, чуваш, удмурт телләрендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары бар. Безнең бурыч – блогерлык мәктәбенең күптелле булып формалашуы. Бүгенге көндә татар телле блогерлар актив үсеш кичерә. Блогын мари, удмурт, чуваш телләрендә алып барган блогерлар белән хезмәттәшлек итәбез», –  диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, «Шәп блогер» блогерлар мәктәбен «Ялкын» журналы редакциясе булдырырга тәкъдим иткән. «Татарстан Рәисенә дә мөрәҗәгать иттек, Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе бу тәкъдимне хуплады. Безгә теләктәшлек белдерделәр», – диде ул.
«Безнең буын, журналистикада беренче адымнарын ясаганда, телевидениегә эләгергә, телевизордан чыгыш ясарга хыялланды. Хәзер яшьләрнең блогер буласылары килә. Татарстанның төрле районнарына барып, төрле уку йортларындагы яшьләр белән очрашулар уздырып, аларны дөрес итеп блог алып барырга өйрәтергә кирәк. Бүген Татарстанда гына да миллион, йөз мең аудиториясе, үз тәҗрибәсе булган блогерлар бар. Безнең максат – аларны бергә туплап, аралашу, очрашу», – диде Шамил Садыйков.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры әйтүенчә, шәһәр һәм районнар буйлап йөрүнең уңышлы нәтиҗәсе булган – блогерлык белән кызыксынучы балалар, яшүсмерләр арткан. «Шәп блогер» медиа мәктәбендә без блогерлык эшендәге компетенцияләргә – видео төшерергә, монтажларга, аудиториягә тәкъдим итәргә, таратырга өйрәнү һ.б. өйрәтмәкче булабыз», –  диде ул.
Медиа мәктәпкә күп аудитория белән эшләгән, танылган блогерларны чакырганнар.
«Аларның яшьләр белән эшләргә теләкләре бар. Бу безнең өчен, «Татмедиа» өчен бик тә мөһим. «Татмедиа»да медиа мәктәп актив эшли, без анда үзебезнең хезмәткәрләрне дә укытабыз. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар телле журналистларны эшләргә өйрәтәбез. Хәзер блогерлык юнәлеше белән дә җиң сызганып эшли башлыйбыз. Без киләчәкне төзибез», – диде ул.

  • «Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар 14 майга кадәр кабул ителә.



 



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/samil-sadyikov-sap-bloger-maktabe-turynda-kup-telle-blogerlarnyn-formalasuyn-telibez-5870527

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ