Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәйхи Маннур дәвамчылары истә калырлык

Бөек Тукаебызны җиһанга биргән апрель ае вакыйгаларга аеруча бай... Шуңа да һәрбер көне истәлекле, һәрбер мизгеле кадерле. Республикакүләм «Тукай варислары»н барлаудан тыш, Алабуга шәһәрендә уздырыла...

Бөек Тукаебызны җиһанга биргән апрель ае вакыйгаларга аеруча бай... Шуңа да һәрбер көне истәлекле, һәрбер мизгеле кадерле. Республикакүләм «Тукай варислары»н барлаудан тыш, Алабуга шәһәрендә уздырыла торган «Татар малае» бәйгесенә әзерләнәбез. Бөек шагыйребез иҗатына нигезләнеп оештырылган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең!» дип исемләнгән шәһәркүләм шигъри бәйгедә дә үз өлешебезне керттек: «командир» ролен үтә дә зур осталык белән башкарган Саматыбыз II призлы урынга ия булды. Шунысы шатлыклы: 26 апрель көнне Түбән Каманың Г.Тукай һәйкәле янында үтәчәк Шигърият бәйрәмендә янә бер кат чыгыш ясаячак әле ул.

Ә үзем узган шимбә ялларында туган ягым – Мамадыш районының Олыяз лицеенда һәм Көек-Ерыкса урта мәктәбендә укучылар белән очрашу бәхетенә ирештем. Эх, кем генә сагынмый икән ул, кыңгыраулы мәктәп елларын, белем биргән хөрмәтле укытучыларын, кадерле сыйныфташларын!? Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк: «Килдеңме балам, түрдән уз», – дип, ачык йөз белән каршы алган  укытучылар, берсеннән-берсе сынаулы караш ташлаган укучылар, барысы да күңелгә якын. Рәхәт мизгел. Диварга сөялеп аяк киемен салганда ук сабый чагым хәтеремә килде... Ул да мине таный булса кирәк. Аннан бөркелгән җылылык әнкәм җылысына тиң. Югары киштәгә тезелгән кубоклар мәктәбем белән горурланырга этәрә, тәрбия эшенә мәдхия җырлый. Аеруча матур истәлекләр, күңелдән мәңге җуелмас хатирәләр мәктәп еллары белән бәйле шул... Үзе шул юлны сайлаганнар өчен икеләтә кадерле, икеләтә истәлекле. Бу юлы да нәкъ шундый онтылмаслык җылы хисләр белән шатланып-очынып кайттым. Миңа белем биргән Олыяз лицеенда Шәйхи Маннур дәвамчылары – сәләтле балалар укый ич! Әйе, алар сәнгатьле итеп сөйләүдән тыш, музыка коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, яхшы билгеләренә укыйлар, хәтта үзләре дә шигырьләр иҗат итәләр...


Тәрбия һәм белем туплаган мәктәбемдә минем сүзләремә иҗат ителгән «Шыя буе – туган як» дип исемләнгән җырым белән башланган бәйрәм иртәсе күңелемдә мәңге сакланыр, мөгаен. Укучыларның, ягъни Шәйхи Маннур дәвамчыларының берсеннән-берсе оста итеп шигырь сөйләүләре, иҗатымны, шәхсән үземне зурлап якты хатирәләр белән бүлешүләре – барысы да олуг хезмәткә тиң, хөрмәткә лаек. Онытылмас мизгелләр, якты хатирәләр белән сугырылган, музыкаль чыгышлар белән бизәлгән, тәрбияви эчтәлекле бәйрәм кичәсе оештырулары өчен, Олыяз лицее директоры, хөрмәтле авылдашым Рәсүл Әхәт улы Якуповка, директор урынбасарлары Әлфия Таһирҗан кызы Якупова белән Гөлгенә Мирзәхмәт кызы Сөнгатуллинага, үтә дә зур осталык белән алып баручы, сценарий авторы – татар теле һәм әдәбият укытучысы Рузилә Рим кызы Абдуллинага, шулай ук хезмәте тигән барлык укытучыларга, укучыларга тирән рәхмәтемне белдерәм. Һәрвакыт алдынгы булыгыз! Шәйхи Маннур дәвамчылары сезне һәрчак сөендерсен! Рәхмәт сезгә!
Нурзия МИРХАЗОВА,

Татарстанның атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Маннур, К.Насыйри премияләре лауреаты.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ