Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәймиев: "Күпме түбәнсетергә мөмкин"

Кичә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы ике Советның уртак утырышында Татарстанда туган телне өйрәнү мәсьәләсен яңадан күтәрде.⠀«Бердәм илдә ничек дискриминация булыр...

Кичә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы ике Советның уртак утырышында Татарстанда туган телне өйрәнү мәсьәләсен яңадан күтәрде.

«Бердәм илдә ничек дискриминация булырга мөмкин? Берәүләр дәреслекләрдән, икенчеләре ярдәмлекләрдән (пособиеләрдән) укый», — диде ул.

Татарстанның беренче президентының борчылу сәбәбе — татар телен өйрәнү буенча 38 яңа ярдәмлекне федераль дәреслекләр исемлегенә кертүне сузу.

Исегезгә төшерәбез, туган телне укыту системасын реформалаштырганнан соң, Татарстанда башлангыч гомуми һәм төп белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларына җавап бирә торган заманча дәреслекләр әзерләү башланды. Әмма әзерлек дәрәҗәсе төрле булган 38 уку ярдәмлегенә экспертиза ясау процессы һәм федераль исемлеккә кертү озакка сузылды, бу хакта ТР мәгариф министры Илсур Хадиуллин хәбәр итте:

«Хәзер соңгы этап бара. Ел ахырына кадәр алар федераль реестрга эләгергә тиеш. Әмма тәрҗемә дәреслекләреннән тыш, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр дә бар, алар да экспертиза уза. Бу яңа буын дәреслекләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен телне өйрәнү дәрәҗәләре төрле — база һәм тирәнтен. Һәм тагын рус телендә сөйләшүче аудитория өчен «Сәлам» УМК сы бар, ул да экспертиза уза», — дип ачыклык кертте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Чыганак: tatnews.tatar

Фото: 24smi.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ