Логотип Магариф уку
Цитата:

"Сөембикә ханбикәгә бу беренче һәйкәл. Әле икенчесе, өченчесе... булачак"

Рязань өлкәсенең күркәм бер җирендә, Ока елгасы буенда урнашкан Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылды.Һәйкәл ачылу тантанасында Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Росл...

Рязань өлкәсенең күркәм бер җирендә, Ока елгасы буенда урнашкан Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылды.


Һәйкәл ачылу тантанасында Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, РФ мөселманнары Диния назарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин вә башка дәүләт һәм дин әһелләре катнашты һәм чыгыш ясады. Аерым алганда, Васил әфәнде Шәйхразиев, Сөембикә ханбикәгә бу беренче һәйкәл, әле икенчесе, өченчесе дә булачак, дип белдерде.Касыйм туфрагында Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую фикерен 2015 елда ТР ФА академигы, КФУ профессоры, тарихчы, Татар конгрессының беренче рәисе Индус Таһиров күтәреп чыккан. Бу тәкъдимне Петербург сынчысы Вениамин Сидоренко гамәлгә ашырган. Бу гамәлнең төп чыгымнарын РФ мөселманнары Диния назарәте үз өстенә алган.

Тантана җомга намазы алдыннан булды. Хан мәчетендә җомга намазын Равил хәзрәт Гайнетдин укытты. Ахырдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Казан – Касыйм арасы 700 чакрымнан артык юл. Ике ара бүгеннән күпкә якынайды дип ышаныйк.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ