Логотип Магариф уку
Цитата:

Спортта да сынатмыйлар

Укуда гына түгел, спортта да сынатмый укучыларыбыз. Мәктәбебездә физик тәрбия бирү мәсьәләсенә көндәлек игътибар бирелү нәтиҗәсе бу. Физкультура укытучыларыбыздан бик тә уңдык. Өчесе дә – үзләре үк чы...

Укуда гына түгел, спортта да сынатмый укучыларыбыз. Мәктәбебездә физик тәрбия бирү мәсьәләсенә көндәлек игътибар бирелү нәтиҗәсе бу. Физкультура укытучыларыбыздан бик тә уңдык. Өчесе дә – үзләре үк чын спортчылар, спортны тормыш кыйбласы иткән шәхесләр. Әйтик, Ләйсән Рөстәм кызы Хәйруллина – Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы. Владимир Геннадьевич Баранов – «Безнең яңа укытучы» гранты иясе, ә ә Александр Васильевич Любин – чирек гасыр гомерен балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм мөгаллимебез. Укытучылары спорт яраткач, аларның шәкертләре ничек физкультура дәресләрен, спорт секцияләрен үз итмәсен, ди инде?! Физкультура укытучыларыбыз дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда балалар катнашында атна саен диярлек төрле спорт ярышлары уздыра. Укучыларыбыз бигрәк тә регби, бадминтон, волейбол секцияләрен үз итә. Көзге каникул көннәрендә мәктәбебездә «Светофорик» дигән савыктыру лагере эшләде. «Яшь армияче мәктәбе»нең кадет сыйныфлары арасында пневматик мылтыктан ату, АК винтовкасын җыеп сүтү буенча ярыш уздырдык. Мылтыктан ату һәҗм винтовканы сүтеп җыюда VII сыйныф укучысы О.Цветков беренчелекне яулады. Укучыларыбыз район, шәһәр, республика мәктәпләре арасында үткәрелгән бер генә ярыштан да читтә калмыйлар. Ул ярышларда җиңү яулап, төрле дәрәҗәдәге грамоталар, дипломнар һәм кубокларга ия булдылар. Мәктәбебез укучылары физик тәрбия дәреләренең укучылар тормышында ни дәрәҗәдә кирәк икәнен бик яхшы беләләр һәм аңлыйлар. «Спорт – сәламәтлегебез нигезе», – диләр алар.
Гөлнара САФИНА, Казандагы 137 нче урта мәктәп укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ