Логотип Магариф уку
Цитата:

Сугыш менә шулай башланды

Бүген Бөек Ватан сугышы башланганга нәкъ  81 ел.  1941 елның 22 июнендә сугыш чыгу хәбәрен авыл җирендә төрлечә таратып йөриләр. Кайсыдыр авылларда  бу дәһшәтле хәбәр халыкка  Саба...

Бүген Бөек Ватан сугышы башланганга нәкъ  81 ел.  1941 елның 22 июнендә сугыш чыгу хәбәрен авыл җирендә төрлечә таратып йөриләр. Кайсыдыр авылларда  бу дәһшәтле хәбәр халыкка  Сабан туе мәйданнарында җиткерелә, кайсы авылларның халкына  каравыл йорты янында чаң сугып чакырып әйтелә. Ерак басуларда эшләүче игенчеләр, урманнарда утын әзерләүчеләр  янына  атлы чапкыннар җибәрелә. 
Биектау районының (элекке Дөбьяз) Апсабаш авылыннан сугышның беренче көнендә  үк егермедән артык ир-ат Дөбьяз  хәрби комиссариатына җибәрелә. Алар арасында минем әтием Гарифулла Нигъмәтҗанов та була.  Гомумән алганда, Нигъмәтҗан бабай бу изге яуга үзенең өч улын – Гарифулла, Шәйхулла һәм Шәрифулланы  озатып кала. Иң беренче чакыру кәгазе сугышның беренче көнендә үк олы улына – әтигә килә. Бу аның хәрби билетында ук күрсәтелгән. 23 июньдә исә  аларны  мари җирендәге Сослангер  хәрби өйрәнүләр лагерена җибәрәләр.
Әти миңа Сослангер турында әллә ни сөйләмәде.  Алар мари урманында иртәдән кичкә кадәр  дотлар, дзотлар корганнар, күперләр сукканнар (ул аны әнә шулай татарча төгәл, “күпер сугу” дип атый иде), аларны шартлатырга өйрәнгәннәр, “безнең гаскәрләр һөҗүме” көтелгәндә, “фашистлар” миналары куелачак кырларны минадан чистартканнар һәм, киресенчә, “дошман килүе көтелгән” якка миналар куйганнар. Шулай ук ату кырына мылтыктан, гранатомёттан атарга, граната ыргытырга йөргәннәр.  Лагерьда солдатларны  ачлыктан интектерү,  юк-бар гаеп белән кыйнап газаплау күренешләре турында әтинең әйткәне булмады.  Әмма миңа бу хакта, мари ягына гөмбә җыярга баргач,  Мари Республикасының  Татар Чодраялы авылында яшәүче  90 яшьлек сугыш ветераны Әсма апа Хәкимова гаять тә йөрәкләрне әрнетерлек итеп сөйләгәне булды. Мин аны, магнитофон тасмасына яздырып, Татарстан радиосы аша тапшыру әзерләгәндә файдаландым. Әсма апаны  16–17 яшендә лагерьга ашчы итеп эшләргә чакыралар.  “Солдатларга азык җитәрлек иде, – дип сөйләгәне истә калган   ашчы апаның. – Әмма безгә ризыкны  кортлаган иттән, кәбестәнең, бәрәңгенең  черегән, каралган  өлешләреннән һәм җитәр-җитмәс итеп әзерләргә мәҗбүр итәләр иде. Икмәкне  пычкы чүбе кушып пешерә идек.  Чүп чокырыннан ризык эзләп интеккән солдатларны күрсәләр кычкыртып кыйныйлар иде. Азыкның шәп җирләрен командирлар ашап ятты.  Сугышка җибәргәндә, хәлсез солдатларны йөк вагонына менәргә мәҗбүр итәләр. Менүгә, бер әзмәвер хәлсез солдатның  йөзенә китереп суга. Ул сугудан кем аякта кала алсын. Солдат таш платформага мәтәлә. Аннан ул кабат тора алмый иде. Вагонда аягында басып калса, фронтка китә. Ачлыктан авыру хәлгә килгәннәрне  урманга алып кереп аталар иде. Лагерьга  тәртип урнаштырырга Ворошиловның килүе хак. Ул анда халык дошманына әверелгән берничә  командирны атып китте.”  
Әти Сослангерда айдан артык кына була.  Июль ае азагында  96 нчы аерым инженер-сапёр батальоны агитаторы, сержант  Нигъмәтҗановны штабка чакырталар.  “Караңгы  гына  ут янган бүлмәдә батальон командиры утыра иде, – дип сөйләгәне әле дә истә әтинең.  “Ну что, Гарифулла, воевать будем?” – дип сорый аннан командир. “Будем!” – дигән җавап ишеткәч,  Ленинградның  фашистлар кулы астында калу  куркынычы тууын, кичекмәстән походка кузгалырга  кирәклеген әйтә, бу хакта солдатларга җиткерергә куша.   2 августта  алар батальоны инде баржа белән Ладога күлен кичеп чыга һәм Ленинград җиренә аяк баса.  Күлне кичкәндә, солдатларның йөрәгенә  сугыш дәһшәте һәм тирә-якка әче төтен исе таратып, баржа өстеннән  генә фашист самолёты очып уза. “Разведка самолёты булгандыр, ул безгә атмады, әгәр дә бер генә бомба ташласа да, без су төбенә киткән булыр идек.  Сугышта бер фашистны да дөмектермәгән килеш җан тәслим кылу гарьлек иде", – дип сөйләгәне  әле дә хәтеремдә. Бу яктан әтинең бәхете мулдан була.  Бөек Ватан сугышы аны менә шулай каршылый.

                                           Ирек НИГЪМӘТИ


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ