Логотип Магариф уку
Цитата:

Светофорларда яңа сигнал булачак

Быелның 1 мартыннан Россиянең барлык төбәкләрендә светофорның өстәмә секция рәвешендәге яңа сигналы гамәлгә керә, анда «ак җәяүле» сурәтләнгән борылыш угы күрсәтеләчәк. Шул хактагы документ узган елны...

Быелның 1 мартыннан Россиянең барлык төбәкләрендә светофорның өстәмә секция рәвешендәге яңа сигналы гамәлгә керә, анда «ак җәяүле» сурәтләнгән борылыш угы күрсәтеләчәк. Шул хактагы документ узган елның октябрендә имзаланган. Бу хакта «Российская газета» яза.
Биредә РФ хөкүмәтенең 2022 елның 6 октябрендәге 1769 нчы карары турында сүз бара, ул Юл хәрәкәте кагыйдәләренең светофор һәм юл хәрәкәтен көйләүче сигналлары хакындагы 6 нчы бүлегенә үзгәрешләр кертә.
1 марттан 6.4 нче пункт түбәндәге эчтәлек белән тулыландырылачак: «Светофор астында урнашкан җәяүле силуэты һәм бер кабынып, бер сүнеп торган ак төстәге ук рәвешендәге мәгълүмати секция машина йөртүчегә ул борыла торган юнәлештәге җәяүлеләр кичүендә светофорның җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт итә торган сигналы кабынуы турында мәгълүмат бирә. Укның юнәлеше светофорның җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт бирә торган сигналы кабынган якка – җәяүлеләр кичүенә таба күрсәтә. https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ