Логотип Магариф уку
Цитата:

Сынчы Әхнәф Зиякаев белән Питер буйлап...

27 гыйнвар –  Бөек Ватан сугышы тарихында хәлиткеч вакыйга – Ленинградның камалыштан чыккан көне буларак билгеләп үтелә. Төньяк башкалада яшәүче милләттәшебез сынчы Әхнәф Гаделгәрәй улы  Зия...

27 гыйнвар –  Бөек Ватан сугышы тарихында хәлиткеч вакыйга – Ленинградның камалыштан чыккан көне буларак билгеләп үтелә. Төньяк башкалада яшәүче милләттәшебез сынчы Әхнәф Гаделгәрәй улы  Зиякаев иҗатында да камалышта калган шәһәр  темасы «Ачлык», «Икмәк»,  «Блокада», «Балалар» кебек эшләрендә шактый тетрәндергеч  итеп бирелә. «Шостаковичның җиденче  симфониясе» дип аталган абстракт композициясе дә әлеге теманы дәвам итә.

Сынчы белән бергәләп без, аның  Санкт-Петербургта татар шагыйрьләре Габдулла Тукай (Ян  Нейман белән берлектә эшләнгән  ) һәм Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләре янында  булып,  чәчәкләр салдык. Казан урамы, 5 нче йорт адресы белән барып (1912  елда бу йортта  Габдулла Тукай яшәгән булган), йорт фасадына урнаштырылган  мәрмәр тактаны  да күреп килдек.  2007 елның 24 июнендә ачылган  әлеге  истәлек тактасын шулай ук  Ә.Зиякаев башкарган.
– Мин Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык»ларын  тыңлап  үскән кеше. Шуның өчен дә  балачакта  мин аны   әкиятче буларак кабул итә идем.  Сабый чакта Тукайның бөеклеген аңлап бетермисең, тормыш итә-итә килә ул, ә Муса Җәлилгә килсәк, һәйкәлне аның Санкт-Петербургта гомер итүче кызы Люция Җәлилова  аеруча яратты, –ди сынчы.
Анда исә шагыйрьнең 1942 елның сентябрендә язылган «Авыру сызмалар»ыннан татар, рус телләрендә шигырь юллары да китерелә:
Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен.
1994 елны И.Е. Репин исемендәге  нәкыш, скульптура һәм  архитектура институтын тәмамлаганнан бирле гомерен иҗатка багышлаган милләттәшебез  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,   Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әхнәф Зиякаев  турындагы язманы журналыбызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Расиха Фаизова


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ