Логотип Магариф уку
Цитата:

Сюрпризлы «Көзге бал»

Көзге каникуллар башлану алдыннан «Көзге бал» үткәрү мәктәбебезнең күркәм традициясенә әйләнде. Быел да бу күренеш искәрмә булмады. Ул көнне мәктәбебез класс-заллары көз мохитенә күмелде. Яшелчәләрдән...

Көзге каникуллар башлану алдыннан «Көзге бал» үткәрү мәктәбебезнең күркәм традициясенә әйләнде. Быел да бу күренеш искәрмә булмады. Ул көнне мәктәбебез класс-заллары көз мохитенә күмелде. Яшелчәләрдән ясалган эшләнмәләр берсеннән-берсе фантазиялерәк иде. Аларның барысын да укучылар үзләре ясый. Чөнки бәйрәмгә әзерлек бер атна алдан башлана. Классларга укучылар үзидарәсеннән биремнәр тапшырыла: кемдер концерт номеры әзерли, кемдер көзге мода өчен костюмнар булдыра, кемдер табигать хәзинәләреннән эшләнмәләр ясый. Ул көнне мәктәбебез ашханәсендә дә балаларны ашату бәйрәмчә була. Ризыклар табигать нигъмәтләреннән мул итеп әзерләнә.

Конурсларга бай булган «Көзге бал» концерт номерлары белән үреп алып барыла. Уеннарда катнашмаган, бүләк алмаган бер кеше дә калмый. Мәктәп администрациясе дә үз чиратында сюрприз әзерләде. Узган елларда һәр укучыга көзге нигъмәтләр тутырылган пакет әзерләнсә, быел исә Казан шәһәренә алып бару өчен автобус арендаланачак. Укучылар анда циркта булачак, зоопаркны тамаша кылачак.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ