Логотип Магариф уку
Цитата:

Тагын бер министрлык җитәкчесе алмашынды

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Фәнил Әһлиуллинны билгеләде. Моңа кадәр министрлык белән җитәкчелек иткән Азат Хамаев үз вазифасыннан азат ителде. «Татарстан Президенты Рөстәм Миң...

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Фәнил Әһлиуллинны билгеләде. Моңа кадәр министрлык белән җитәкчелек иткән Азат Хамаев үз вазифасыннан азат ителде. 
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азат Кыям улы Хамаевны Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат итте. Икенче указ белән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Әһлиуллин Фәнил Әнвәр улын билгеләде», – дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә Азат Хамаев республика сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган иде.
Фото: mzio.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ