Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкының сөекле Бибисарасы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Сандугач җырын тыңларга «Бала-Сити»га барам әле дигәч, хезмәттәшләрем гаҗәпләнеп  калганнар иде.  Салкын кышта нинди сандугач та,  нинди «бала – сити» инде, янәсе. Казандагы «Бала-Сити»...

Сандугач җырын тыңларга «Бала-Сити»га барам әле дигәч, хезмәттәшләрем гаҗәпләнеп  калганнар иде.  Салкын кышта нинди сандугач та,  нинди «бала – сити» инде, янәсе. Казандагы «Бала-Сити» гомумбелем бирү оешмасы, биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар күркәм тәрбия,  укучылар  исә татар, рус, инглиз, кытай, испан телләрендә гыйлем ала. Алар белән безне әлеге заманча үзәкнең генераль директоры Альбина   Насыйрова бүлмәдән-бүлмәгә йөртеп шәхсән үзе таныштырды. Без дигәнебез, биредә кунаклар күп җыелган иде: депутатлар, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, артистлар, журналистлар. Очрашуның төп  сәбәпчесе – халкыбыз моңнары  өчен сандугачка тиңләгән Сара Садыйкова, 1 ноябрьдә  аның 115 еллыгы  билгеләп  үтелде. Әлеге чара татар телендә әдәби-музыкаль дәрес форматында узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында  республикабыз мәктәпләрендә үткәрелгән күптөрле чаралардан монысы әнә шул ягы белән  аерылып тора иде.


Халкыбызның моңлы сандугачы, туганда кушылган исеме белән атаганда Бибисара Садыйкованы һәм аның бай иҗатын белмәгән кеше юктыр. Педагоглар яшь буынга танылган җырчы, композитор, актриса  Сара апаларының бай  музыкаль мирасын  тапшыруны  изге бурычы итеп саный. Үзәк җитәкчесе  Альбина Мөнир кызы әлеге дәрестә безне  янә Сара Садыйкова яшәгән чорга алып кайтты, аның иҗатын һәм тормыш  юлына сәфәр кылдырды. Үзенең 80 елга якын гомер  чорында   Сара  Гариф кызы 400 гә якын җыр, 2 музыкаль комедия, 30 дан артык  спектакльгә  музыкаль  һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә. Артистка буларак, «Эшче » операсында  – Сәлимә,  «Сания» операсында Сания  рольләренең төп башкаручысы да була ул.



Әгәр дә бу очрашуда Сара апаның җырлары яңгырамаса, дәрес тулы булмас иде кебек.  Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри,  Алинә һәм  Азат Кәримовлар башкаруында яңгыраган «Сусау», «Йөрәк сере», «Чит илләрдән»,  «Көтәм сине»  җырларын  тирән дулкынлану хисләре  белән тыңладык. Айгөл Хәйри җыр белән бергә  кунакларга  үзе җитештергән матур яулыкларын да бүләк итте. Әлбәттә, иң беренче итеп ул аны  Сара апаның бердәнбер кызы – 97 яшьлек Әлфия Айдарскаяның җилкәсенә салды, әлеге олы шәхесләргә карата булган  олы рәхмәтләрен  җиткерде.



 Халкыбыз сандугачы Татарстанның халык артисткасы, РСФСРның  атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе  Сара Садыйкованың иҗаты, җырлары  әнә шулай буыннан-буынга  күчеп  яши. Бу дәрес-очрашуны да  Сара апа иҗат иткән «Казан кичләре» җырын бергәләп җырлап, истәлеккә күмәк фотога төшеп, матур хис-тойгылар белән таралыштык.
                                                    Альберт САБИР, автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ