Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йорты Әдәби мәктәп ача!

Ел саен тапшырыла торган Шәриф Камал премиясе кысаларында остазлык дәресләре моңарчы да оештырыла иде. Быелдан исә без тагын да нигезлерәк һәм төплерәк форматта эшкә күчәбез. Әдәбиятның төрле юнәлешлә...

Ел саен тапшырыла торган Шәриф Камал премиясе кысаларында остазлык дәресләре моңарчы да оештырыла иде. Быелдан исә без тагын да нигезлерәк һәм төплерәк форматта эшкә күчәбез. Әдәбиятның төрле юнәлешләрендә иҗат итә башлаучылар, шулай ук милли әдәбиятыбызны башка телләргә тәрҗемә итү сәнгатенә алынучылар белем һәм күнекмәләрен 4 ай дәвамында бара торган Әдәби мәктәптә ныгыта алачак, дип хәбәр итә Татар китабы йортының матбугат үзәге.
Проектны гамәлгә ашырырга язучылар һәм тәрҗемә белгечләре — чын остазлар ярдәм итәчәк.
Шәриф Камал Әдәби мәктәбе дәресләре 1 февральдә башлана. Проектта атна саен офлайн һәм онлайн дәресләр, иҗади очрашулар һәм фикер алышулар узачак. Беренче агым май ахырына кадәр дәвам итә. Катнашучыларга махсус таныклыклар тапшырыла.
Әдәби мәктәптә катнашу өчен Ш.Камал премиясенә эшне җибәрү мәҗбүри түгел. Яшь чикләренә генә игътибар итүегез сорала: мәктәп курсы 14 яшьтән 30 яшькә кадәр иҗатчыларга юнәлтелгән.
Гаризалар сылтама буенча 28  гыйнварга кадәр кабул ителә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ