Милли музей һәм аның филиаллары язгы каникул көннәрендә мәктәп укучылары тавышларына күмелгән. Сез дә язгы ялларны балалар белән күңелле һәм файдалы итеп уздырырга теләсәгез, Татар китабы йортында узачак музей программаларына рәхим итегез, дип хәбәр итә китап йортының матбугат үзәге.
Музей татар әдәбияты тарихын китапчылык тарихы аша күрсәтә. Ә Шәриф Камалның мемориаль фатиры XX гасырның 20-30 елларындагы әдәби тормышны, төп исемнәр һәм казанышлар белән таныштыра.
Экскурсияләр, квестлар һәм остаханәләргә алдан язылырга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-80-67, (843) 590-80-66.
Фәния Лотфуллина