Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре

Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага нәтиҗә ясалды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар олимпиаданың соңгы сынуларын Татарстан башкаласында уздылар. Йомгаклау этабы к...

Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага нәтиҗә ясалды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар олимпиаданың соңгы сынуларын Татарстан башкаласында уздылар. Йомгаклау этабы кичә тәмамланды. Бу турыда «Мәгариф»кә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина хәбәр итте.
Быел Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада Россиянең 21 төбәгеннән 161 укучы катнашты. Иң-иңнәрен Халыклар Дуслыгы йортында уздырылган бәйрәмдә котладылар.
«Әлеге укучылар үзләренең төбәкләрендә, республикаларында җиңгәннәр һәм призлы урыннар алганнар. Татар теле һәм әдәбиятыннан нәтиҗәләрне аерым чыгардык. Моннан тыш, олимпиада кысаларында  ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан иҗади конкурс оештырылды», - дип сөйләде Гөлия Мусина.
Төбәкара этапта татар әдәбияты буенча олимпиадының дүрт җиңүчесе билгеле булды. 8 сыйныф укучылары арасында беренчелекне Башкортостан кызы Дарина Ергизова бирмәде. 9 сыйныф укучылары арасында иң тирән белемле булып Чувашиядән Гөлназ Алеева,  10 сыйныф укучылары арасында  беренче урында  Ырынбурдан Земфира Яһудина, ә инде 11 сыйныф укучылары арасында җиңүче булып Төмәннән Наилә Кәримова танылды.
Татар теле буенча олимпиадада шулай ук дурт укучы җиңеп чыкты. 8 сыйныф укучылары арасында беренче — Ырынбурдан Лиана Тухбиева, 9 сыйныф укучылары арасында — Башкортостаннан Илүзә Батршина. 10 сыйныф укучылары арасында иң яхшы нәтиҗәне — Башкортстаннан Адилә Шакирова, ә 11 сыйныф укучылары арасында  Чувашия Республикасыннан Роза Айзатуллова күрсәтте.
ТАССРның 100-еллыгына багышланган шигырь бәйгесендә Рөстәм Төхвәтуллин (Төмән өлкәсе) һәм Гүзәл Галина (Башкортостан) җиңделәр. Алар Гран-прига лаек булды. 
Айгөл ЮНЫСОВА

 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ