Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан гимнын язган Рамазан Байтимеровка – 100!

Лениногорскида Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләрКичә барышында Рамазан Байтимеров шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.Кыз...





Кичә барышында Рамазан Байтимеров шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды.Кызы Гөлшат ханым әйтүенчә, фронтовик-шагыйрьнең 100 еллыгын туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районында да билгеләп үтәчәкләр, шулай ук Казанда да булачак. «Гомер уза, менә әткәйнең 100 еллыгы да җитте. Лениногорскида әти 30 елдан артык яшәде, бу якны яратты. Бүгенге кичәдә яшь буынның да катнашуы бик әһәмиятле. Безнең максат та бит – туган ягын яратып, аны хөрмәт итеп яшәүче буынны үстерү», – ди Гөлшат ханым. Рамазан Байтимеровның иҗатын оныттырмауда, шулай ук гимн булып раслануда да кызы Гөлшат ханымның роле зур. Ул әтисенең үзе исән чагында дөнья күрә алмаган шигырьләрен барлап, «Яшәү хакына» дип аталган зур булмаган җыентыгын да чыгарган. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аңа әтисенең мирасын саклап, барлап торуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Гомумән, кичәдә чыгыш ясаучыларның барысы да Гөлшат ханымга рәхмәтләр әйттеләр.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә Рамазан Байтимеров истәлегенә «Илен сөйгән шагыйрь» дигән конкурс игълан иткән булган, анда 50 дән артык кеше катнашкан. Төрле яшь категорияләренә бүлеп, 15 җиңүче сайлап алынган. Кичә барышында җиңүчеләрне тәбрикләп, дипломнар тапшырылды.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ