Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен җәйге ял

Быел җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ач...


Быел җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.




Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнгән. Ул әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, Сабантуйларны һ.б. үз эченә ала.
Балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан һәм Татарстан мәчетләренең исемлеген сылтама аша кереп карап була.
Биредә күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән. Исемлеккә үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ