Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрен махсус хезмәткәрләр саклый

Республикабызда укучыларның иминлеген саклауга соңгы елларда  игътибар артты. Шул нисбәттән белем бирү оешмалары җитәкчеләренә таләп зур, аны үтәмәүчеләргә прокуратура карары да кырыс.Уку елы баш...

Республикабызда укучыларның иминлеген саклауга соңгы елларда  игътибар артты. Шул нисбәттән белем бирү оешмалары җитәкчеләренә таләп зур, аны үтәмәүчеләргә прокуратура карары да кырыс.
Уку елы башланганда кемнәр махсус  сак хезмәте белән килешү  төзергә,  контроль үткәрү пунктлары булдырырга, видеокамералар, сигнал чаралары урнаштырырга өлгермәгән яки бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкармаган мәктәпләр, балалар бакчалары җитәкчеләрен «терроорчылыкка каршы куркынычсызлык  кагыйдәләрен үтәмәүдә» гаепләп җаваплылыкка тартканнар иде. Аерым алганда, Татарстан Югары суды  прокуратураның Казан мәктәпләре белән бәйле шундый 34 карарын үз көчендә калдырды.  Әмма 14 оешма  моның белән килешмичә, апеляция бирде. Чөнки, саклык мәсьәләсендәге җитешсезлекләрдә белем һәм тәрбия бирүче оешмаларның җитәкчеләрен генә гаепләп калдыру дөрес булмас иде. Монда махсус сак хезмәткәрләренең җитешмәвен дә, бу максатларда бюдҗеттан акчаның үз вакытында  бүленмәвен дә искәртеп үтәгә кирәк. 
Татарстанда быел  мәктәпләрне  саклау чыгымнарына 1 млрд сум акча, куркынычсызлык буенча күзәтү җиһазлары алу, урнаштыруга өстәмә рәвештә 3,6 млрд сум каралган. Шулай ук  60 мәктәп һәм балалар бакчаларының коймаларын 2 метрлы биеклектә яңартып кору күздә тотыла.
Альберт ЗАГИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ