Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан сәламәтлек саклау министры билгеләнде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәламәтлек са...

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына министр вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Моңа кадәр Миңнуллин Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән.
Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Аннары Казан дәүләт медицина университетының 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага кергән.
Ул Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургыннан клиника баш табибының беренче урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. Аның төп эш урыны абдоминаль хирургия бүлеге булган. 

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ